21 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Гошер сәдакасы бирү вакыты җитә
Көз айлары җитү белән, бакчаларда мул итеп уңыш өлгерә. Шул уңышның бер өлешен ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирү ислам динендә яхшы гамәл булып санала һәм гошер дип атала. Гошер - су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен, ә хезмәт куеп ташылып су сибеп үстерелгән өлешеннән егермедән бер өлешен...
-
Бавырсак (рецепт)
Бавырсак камыры өчен: 6 йомырка, 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1 аш кашыгы шикәр комы, тоз, чама белән он. Кыздыру өчен үсемлек мае, өстенә сибү өчен шикәр оны. Эш тәртибе: 1 . 6 йомырканы миксер ярдәмендә яхшылап киптерергә. 2. Шуңа 100 мл сөт, 0,5 чәй калагы көпшәкләндергеч, 1...
-
Зинира һәм Ризат Рамазановлар: «Әниемә “Үлүе яхшырак, барыбер гарип калачак” дигәннәр»
Алар кайнап торган эстрадага кинәт килеп керделәр. Килеп керделәр дә, беренче җырлары белән үк тамашачының йөрәген, күңелен яулап алдылар. Ул вакытларда "Бул үземә генә" җыры барлык хит-парадларның беренче баскычында булды, клиплары телевидениедә иң еш әйләндерелә торганнар рәтендә иде. Рамазановлар үзләре дә: "Әлегә кадәр репертуарыбызда булган бер генә иҗат җимешебез дә...
-
Разил Вәлиев: Милли педагогика институты безнең мәгариф системасына өстәмә куәт бирәчәк
"Президент юлламасында мәгариф, фән, мәдәният өлкәләренә бик зур игътибар бирелде", - ди депутат. (Казан, 21 сентябрь, "Татар-информ", Фәрит Салихов). Татарстан Дәүләт Советының фән, мәгариф, мәдәният һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына юлламасының кайсы өлешләрен иң әһәмиятле дип...
-
Көчле Россия генә республиканың, татарларның уңышлы үсешенә гарант була ала – Р.Миңнеханов
Дөньядагы каршылыклы үзгәрешләр Россия Федерациясен күп халыкларының уртак йорты буларак ныгытуны таләп итә, диде Татарстан Президенты.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче кысаларында республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.
-
Кукмарада агропарк төзеләчәк
Бу хакта еллык юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте. (Казан, 21 сентябь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Кече хуҗалык формаларына ярдәм итү республикада нәтиҗәләрен бирә. Узган ел республикада авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысын алар җитештергән. Фермерлык белән шөгыльләнүче хуҗалыклар күрсәткечләре үсеш күрсәтә". Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген республиканың закон чыгару органының 31...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: автоледи юл читенә төшкән (фото)
19 сентябрьдә, сәгать 16.30да Кукмара-Зур Сәрдек юлының 16нчы чакрымында юл фаҗигасе була. Зур Сәрдек авылы ягыннан Кукмара юнәлешендә хәрәкәт итүче ВАЗ-21150 автомобиле шоферы юл йөрү кагыйдәләрен боза, тиешле тизлекне сакламавы нәтиҗәсендә руль белән идарә итүен югалта һәм юл читенә төшә. Автомобиль шоферы, медицина ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә җибәрелә, дип яза...
-
Акция җиңүчесе Диләрә Гарифуллина: “Район газетасын бер дә алдырмыйча калган юк”
2018 елның беренче ярты еллыгы өчен ташламалы бәядән "Хезмәт даны", "Трудовая слава" газеталарына язылучылар арасында 21 июльдән 6 сентябрьгә кадәр акция игълан иткән идек. Акция кагыйдәләре буенча анда кимендә 100 кеше катнашса гына ул үткәрелгән булып санала. Әллә җәйге һәм көзге мәшәкатьләр райондашларыбызны эшләреннән аера алмады, әллә әле киләсе елга...
-
Синоптиклар шимбә кырау төшүен фаразлый
Атна ахырына кадәр яңгыр иртәгә генә булачак, башка көннәрдә явым-төшем көтелми, дип хәбәр ителә.
-
Кукмарада мәгариф учреждениеләренең ярминкәсе була
23 сентябрьдә Кукмарадагы Ярминкә мәйданында (Добреев кибете янәшәсендә) мәктәпкәчә яшьтәге һәм белем бирү учреждениеләренең көзге ярминкәсе була. Башлана сәгать 8.00дә.
-
Телгә кергән Теләче: мәктәпкә формасыз килгән укучыны нинди җәза көтә?
Теләче районы прокуроры мәктәпкә маникюр ясатып һәм бизәнү әйберләре тагып килгән укучыларны яклап, протест белдергән, дигән хәбәр таралды. Формасыз, тырнак ясатып һәм бизәнү әйберләре тагып килгән укучыларны дәрескә кертмәү белән янау - законсыз диелә кисәтүдә. Уку елы башланып, бер ай да узмады, өч ай буе тынып торган мәктәп хәбәрләре тагын...
-
Кукмарада бүген "Иминлек атнасы" башланды
Районда юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" башланды. Ул 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
"Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган...
-
“Илнар – авыр мәгънәле исем”: Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин ни өчен үзенең исемен алыштырганын аңлатты
"Туган авылым" мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллиин белән әңгәмә. - Хәзрәт, ни өчен исемеңне алыштырдың? Элек "Илнар" идең, хәзер "Нурулла"? Ни өчен исемне алыштыралар? - Исемнәрнең төрлесе була. Беренче төр исемнәр хәрам, аларны кушарга ярамый. Бу мәҗүси, ягъни башка диннән кергән, башка диннең тәңреләре белән бәйле исемнәр: Марс (Рим мифологиясендә...