Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Кукмарада бүген "Иминлек атнасы" башланды

Районда юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" башланды. Ул 28 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары белән дә очрашып, кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр, юл йөрү кагыйдәләренә багышланган конкурс-викторина, ачык дәресләрдә катнашалар. Инспекторлар җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрендә яктылыкны кире кайтара торган элементлар (фликерлар, значоклар, беләзекләр) кулланырга киңәш итәләр.


Нет комментариев