21 июль 2017 яңалыклары
-
Атлас Булатов исемендәге паркта яшел фитнес күнегүләре узачак
Үзегез белән кечкенә келәм алырга кирәк.
-
“Тылсым”да Сабантуй бәйрәме гөрләде (фотолар)
Бәйрәмдә юбилярлар, төрле ярыш һәм бәйгеләрдә актив катнашучылар билгеләп үтелде.
-
Һава торышы бозыла
Бүген Татарстанның аерым районнарында көчле яңгыр булуы ихтимал.
-
Капка төбе өчен штраф салалар
Хисләр тулып ташканда, адәм баласы үзен табигать баласы дип саный, табигатьне исә Җир-ана дип олылый. Кызганыч ки, еш кына болар бар да әдәби әсәрләрдә, сүздә генә кала. Чынбарлыкта исә аның язмышына күбебез битараф. Әле бу битарафлык дигәнең дә күп вакыт Табигать галиҗәнапка зыян салу, пычрату, кисү, сындыру, үтерү... ише варварларча...
-
Кукмарада “Мөхәммәтшин кубогы”на традицион футбол турниры бара
Кукмараның Ринат Мөхәммәтшин исемендәге стадионда "Мөхәммәтшин кубогы"на традицион футбол турниры бара. Футбол сөючеләрне яраткан командалары өчен көч биреп торырга чакырабыз. Турнирның расписаниясе: 22 июль Гарант - Олыяз (15.00) Вахитка - Зур Кукмара-2 (16.00) Аш-Буҗи - Квартал (17.00) КВВК - Нур Баян (18.00) Ст.Разин - Зур Кукмара (19.00)
-
Районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә
Таһир БАРИЕВ, районда умартачылык буенча инспектор: -Районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда алты мең баштан артык умарта гаиләсе бар. Сезон башланыр алдыннан, гадәттә яз көне, барлык умартачылар бергәләп җыелып, табышны арттыру өчен мөһим булган яңа технологияләр турында сөйләшәбез. Шулай ук киңәшмәгә башка районнарда яшәүче алдынгы умартачылар да килә....
-
Арзан бәягә район газетасына языл һәм акциядә катнаш!
Төп приз - тузансуырткыч
-
Нормабашта балык тотучылар ярышы була
29 июльдә Нормабаш авылы буасында IV төбәкара балык тотучылар ярышы була. Урыннар ир-атлар, хатын-кызлар, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында аерым билгеләнә. Катнашу өчен взнос олыларга - 150, балаларга 50 сум. Башлана 12.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
Кукмара Сабан туенда бүләкләнгән җитәкчеләр
Газинур Хәбибрахманов, "Урал" хуҗалыгы, Леонид Михайлов, "Рассвет", Нияз Хабибрахманов, "Урал" җәмгыяте, Нәфыйк Хөсәенов, Вахитов исемендәге хуҗалык, Геннадий Андреев, "Вахитово", Рәҗәп Галиев, "Тойма", Алексей Леонтьев, "Восток", Валерий Тимофеев, "Кукморагрохимсервис", Тәлгать Габдрахманов, "Дружба", Рөстәм Мөбәракшин, "Тукай", Илдар Гарифуллин, "Әсәнбаш Агро", Илдар Борһанов, "Яңа тормыш", Ришат Әскәров, "Игенче Плюс".
-
Өлгедә балалар өчен “Экологик ял” узды (фото)
Экология елы уңаенннан балаларның ялын файдалы итеп үткәрү максатыннан, Өлге авылы балалары өчен клуб һәм китапханә хезмәткәрләре тарафыннан ял оештырылды. Бу чараның максаты: балаларда туган як табигатен ярату хисе һәм аны сакларга омтылыш, экологик культура тәрбияләү. Чишмә янында уздырылган әлеге чарада балалар төрле кызыклы уеннар уйнадылар, ярыштылар. Салкын чишмә суыннан...
-
Бүген “Тылсым”да Сабантуй
21 июльдә "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә инвалидлар һәм ветераннар өчен Сабантуй үткәрелә. Башлана сәгать 10.00да. Адресы: Кукмара шәһәре, Степан Разин урамы, 63 йорт. Рәхим итегез!