Районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә
Таһир БАРИЕВ, районда умартачылык буенча инспектор: -Районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда алты мең баштан артык умарта гаиләсе бар. Сезон башланыр алдыннан, гадәттә яз көне, барлык умартачылар бергәләп җыелып, табышны арттыру өчен мөһим булган яңа технологияләр турында сөйләшәбез. Шулай ук киңәшмәгә башка районнарда яшәүче алдынгы умартачылар да килә....
Таһир БАРИЕВ, районда умартачылык буенча инспектор:
-Районда 500гә якын кеше умартачылык белән шөгыльләнә. Аларда алты мең баштан артык умарта гаиләсе бар. Сезон башланыр алдыннан, гадәттә яз көне, барлык умартачылар бергәләп җыелып, табышны арттыру өчен мөһим булган яңа технологияләр турында сөйләшәбез. Шулай ук киңәшмәгә башка районнарда яшәүче алдынгы умартачылар да килә. Алар исә үзләренең тәҗрибәләре белән уртаклашалар, киңәшләр бирәләр, яңа эш ысулларын өйрәтәләр. Ике ел рәттән Кукмарада "Бал ярминкәсе" уздырдык. Бу исә сатып алучылар белән умартачыларны үзара якынайту максатында эшләнде.
Башка елларда балдан мул уңыш алу өчен һава шартлары яхшы иде. Кыргый үләннәрнең күп булуы да моңа ярдәм итте. Чөнки безнең кортлар гадәттә балны нәкъ менә чәчәкләрдән җыя. Урман буендарак умарта тотучыларның бал кортлары нектарны чәчәк һәм юкәдән алды. Быел яңгырларның өзлексез явуы умартачылар өчен бик уңайлы булмады, билгеле. Хәзерге вакытта барлык үләннәр дә шау чәчәктә, юкә дә чәчәккә күмелде. Бал кортларына бал туплар өчен уңай шартлар тудырылды.
Узган ел умартачылар балның 3 литрын 1200-1500 сумга сатканнар иде. Бал җыелса, быел да шул бәяне сакларга уйлыйбыз. Әмма яңгырлар дәвам итсә, килограммы 350-400 сумга да күтәрелүе ихтимал. Өч литрлы банкадагысы 2 мең сумнан да ким булмаячак. Тагын шуны да билгеләп үтәргә кирәк: очсыз бал сатам, дип урамда, я өйдән-өйгә кереп йөрүчеләргә ышана һәм алдана күрмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев