21 апрель 2017 яңалыклары
-
Ир белән хатын бертуганнар булып чыккан
Американың Миссисипи штатында яшәүче бер пар, балалары булмаудан зарланып, табибларга мөрәҗәгать иткән. Алар бик күп анализлар тапшырган, шул исәптән ДНК-тест та. Соңгысы ир белән хатынның игезәкләр булуын ачыклаган. Бертуганнарны, әти-әниләре юл һәлакәтендә вафат булгач, икесен ике гаиләгә тәрбиягә биргәннәр. Яшьләр колледжда укыганда танышканнар һәм өйләнешкәннәр, дип яза Лайф. Шәһри Казан
-
Өйләнергә телим, ләкин әти-әни каршы (сорау-җавап)
«Әти- әни рөхсәтеннән башка гаилә кору гөнаһ саналамы?» Яшел Үзәндә яшәүче Маратның соравына җавапны Татарстан мөфтие урынбасары, Казанның Гаилә мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин бирә. - Әссәләмү галәйкүм үә рәхмәтүллаһи үә бәракәтүһ! Ниндидер сәбәпләр аркасында әти-әни ризалыгыннан башка никах укылса, безнең хәнәфи мәзһабендә бу никах зина булып саналмый. Ләкин хупланмый,...
-
Сәрдекбаш балалар бакчасында тәрбия дәресе узды (фото)
Сәрдекбаш авылы китапханәчесе Набиева Гөлназ "Ләйсән" балалар бакчасына йөрүче балалар белән "Язгы шәфкатьлелек атнасы - мәрхәмәтле эшләр эстафетасы" #ДОБРЫЙТАТАРСТАН#МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе барышында "Урманнар - безнең байлыгыбыз" дигән тәрбия дәресе үткәрде. Балаларга урманның файдалы яклары, аны сакларга кирәклеге турында сөйләнде. Урманда үсүче агачлар, үсемлекләр һәм анда яшәүче хайваннар турында табышмаклар чишелде, аларны...
-
Туй сәяхәтеннән кайтучы яшь пар булган машина фура астына эләккән (ФОТО)
Питрәч районында юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан җиңел машинада туй сәяхәтеннән кайтып килүче яшь пар һәм әти-әниләре булган, дип хәбәр итә социаль челтәрләр кулланучылары. Яшьләр Тайландтан Казан аэропортына кайтып төшкән, анда аларны әти-әниләре каршы алган. Алар өйләренә, Воткинскка юнәлгән, юлда һәлакәткә тарыганнар. Искәртеп үтик, кичә иртән М7 трассасының 878нче чакрымында Отар-Дубровка авылы...
-
Кукмарада язгы кыр эшләре бара
Районның барлык хуҗалыкларында да язгы кыр эшләре башланып китте.
-
Кукмараның шәһәр статусы алуы яшь белгечләргә мөмкинлекләр тудыра - Сергей Димитриев
Район җитәкчелеге фикеренчә, шәһәр статусы инвестицияләр җәлеп итәргә дә мөмкинлек бирәчәк.
-
Сыналган дуслык тагын да ныгысын
Иртәгә, 22 апрельдә, башкалабыз Казанда Татарстан халыкларының өченче корылтае үз эшен башлаячак, анда катнашу өчен безнең районнан тугыз делегат сайланды. Корылтайга нинди өметләр баглыйсыз?Делегатларга әнә шушындый сорау белән мөрәҗәгать иттек.
-
2017 елга БДИ расписаниесе
Төп этап: 29 май - география, информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләр; 31 май - математика Б; 2 июнь - математика П; 5 июнь - җәмгыять белеме; 7 июнь - физика, әдәбият; 9 июнь - рус теле; 13 июнь - чит телләр, биология; 15 июнь - чит телләр (телдән); 16 июнь -...
-
Поселокның “Кыңгырау” балалар бакчасында “Мин бит татар малае” дигән бәйге узды (фото)
Бакчада капиталь төзекләндерү эшләре алып барылуга карамастан, кызлар бик матур чара әзерләгәннәр. Конкурста катнашырга күрше-тирә балалар бакчасыннан да малайлар килгән иде. Алар җыр-биюдә, тапкырлык таләп ителүче бәйгеләрдә үзләренең осталыкларын күрсәттеләр. Шулай ук Габдулла Тукай" әкиятләреннән төзелгән "Уйлап тап" уены да бик мавыктыргыч булды. Манзарас балалар бакчасында тәрбияләнүче 2,5 яшьлек Илсаф...
-
Олыяз китапханәчесе авылдашларын электрон түләүләр серенә төшендерә (фото)
"Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Олыяз авылы китапханәчесе Камалиева Сөмбелә теләк белдергән кешеләрне өйдән генә, электрон рәвештә чиратка язылырга, түләүләр башкарырга өйрәтте, компьютердан күрсәтеп, тәфсилләп-адымлап эшләп күрсәтте.