19 март 2016 яңалыклары
-
Кукмарада район прокуроры Кубогына хоккей турниры үтте (+Фото)
Бүген "Олимп" боз сарае хоккей сөючеләрне үзенә җыйды. Анда район прокуроры Кубогына хоккей ярышлары узды. 1 урынны - Кукмара, 2 урынны - Арча (Хәсәншәех), 3 урынны - Сосновка, 4 урынны Казан (прокуратура) командалары алды. Кукмара районының ветераннар командасын җиңүләре белән котлыйбыз!
-
Гөлназ Асаева: «Ил бетмәсә, ир бетмәс»
Күптән түгел яшь җырчы кызга үзен яратып йөргән егете ак төсле "Мерседес" машинасы бүләк иткән иде. Әмма җырчы кыз аннан баш тартты. Бүген нишләп яталар икән? - Гөлназ, машина бүләк итүче белән араларыгыз ничек? - Машина хуҗасында, мөнәсәбәтләребез яхшы. - Ул машина сиңа булачакмы соң инде? - Кияүгә аңа чыксам...
-
Улыбызны дога коткарды
Ике яшьлек Кәрим Шәмсетдинов яшәүнең кадерен яхшы белә. Нәни малай көтмәгәндә авырып китә. Бу вакытта әле аңа өч кенә ай була. Коса, тән температурасы югары күтәрелә, ашамый-эчми, хәтта кече йомышын да үтәмәскә әйләнә. Баштарак участок табибы баланы салкын тиюдән дәвалый. Тик Кәримнең генә хәле җиңеләйми. Өч көн шулай азапланганнан соң,...
-
Кукмарада районкүләм шигырьләр конкурсы узачак
Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 5-8 һәм 9-11 сыйныфларда укучылар үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаша ала. Иҗат эшләрен 16 апрельгә кадәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә (адресы: Кукмара...
-
Автобус йөртүчесе руль артында үлгән
Автобус трасса буйлап барганда йөртүченең хәле начарланган. Бәхеткә пассажирларга зыян килмәгән. Йөртүче автобусны туктатырга өлгергән. Гадәттән тыш хәл 18 мартта иртән Казанга керү юлында булган. Яшел Үзән - Казан маршруты буенча йөрүче 104 нче номерлы автобус йөртүченең хәле начарлана, ул автобусын туктатып өлгерә һәм руль артында җан бирә. Әлеге хәл...
-
Коррупция дәваханәләр тирәсенә “елышкан”
сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә Коррупциягә каршы көрәш буенча район комиссиясе, иҗтимагый совет вәкилләре белән берлектә, тегү фабрикасында эшләүчеләр, район Пенсия фондына, Башкарма комитетка килүчеләр, авыл җирлекләрендә яшәүчеләр арасында сораштыру үткәрде. Сораштыруда 211 кеше катнашкан. Социологик тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, сораштыруда катнашучыларның 82 процентының райондагы вазыйфаи затларга бүләкләр биргәне юк, ә 16...
-
Нормабаш клубында “Үткәннәргә кайтып” дигән кичә узды
Анда 36 ел кино куюда эшләгән Гадилә Фәйзриева, күп еллар кибеттә хезмәт куйган Җүәйрә һәм Рафис Гыйльмуллиннар, Зәйтүнә Мөгыйнова, авыл мәдәният йортында эшләп чыккан хезмәткәрләр чакырылган иде. Кичә чыгышлар, котлаулар, концерт номерлары белән үрелеп барды. Әлеге чараны оештыруда авылдашыбыз Рәшит Минлегалиев, китапханәче Венера Хисмәтоваларның да өлеше зур булды, дип хәбәр...
-
Филүс Каһировка "Татарстанның атказанган артисты" исеме бирелде
Татар эстрадасының моңлы җырчысы Филүс Каһировка музыка сәнгатен үстерүдә өлеш керткәне өчен "Татарстан Республикасының атказанган артисты" дигән мактаулы исем бирелде. - Кичә Казанның Филармония сәхнәсендә концертым узды. Ул хис-тойгылар белән сөенеп йөргәндә, иртән шалтыратып, дәрәҗәле исемгә лаек булуым турында хәбәр иттеләр. Президентның рәсми сайтына кереп карагач кына ышандым. Минем өчен...
-
Чокырларны ямап, юл проблемасын хәл итеп булмый!
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 2015 елда 23 114 кеше якты дөньядан киткән, 231 мең кеше тән җәрәхәтләре алган. Башка еллар белән чагыштырганда, үлемнәр 15 процентка кимегән. Ләкин шул ук вакытта, бу күрсәткеч тә артык шатланырлык түгел... Башка илләр, аеруча Европа илләре, АКШ белән чагыштырганда, без беренче урыннарда түгел. Мисал өчен,...