Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Улыбызны дога коткарды

Ике яшьлек Кәрим Шәмсетдинов яшәүнең кадерен яхшы белә. Нәни малай көтмәгәндә авырып китә. Бу вакытта әле аңа өч кенә ай була. Коса, тән температурасы югары күтәрелә, ашамый-эчми, хәтта кече йомышын да үтәмәскә әйләнә. Баштарак участок табибы баланы салкын тиюдән дәвалый. Тик Кәримнең генә хәле җиңеләйми. Өч көн шулай азапланганнан соң,...

Ике яшьлек Кәрим Шәмсетдинов яшәүнең кадерен яхшы белә. Нәни малай көтмәгәндә авырып китә. Бу вакытта әле аңа өч кенә ай була. Коса, тән температурасы югары күтәрелә, ашамый-эчми, хәтта кече йомышын да үтәмәскә әйләнә. Баштарак участок табибы баланы салкын тиюдән дәвалый. Тик Кәримнең генә хәле җиңеләйми.

Өч көн шулай азапланганнан соң, әнисе "ашыгыч ярдәм" машинасы чакырта. Хастаханәдә тапшырган анализлар балада менин­гитның бик авыр төре булганлыгын ачыклый. Табиблар өметлән­дерми, әмма сабый да, әти-әнисе дә бирешергә теләми. "Ул вакытта бик курыктык. Улыбыз реанима­циядә иде. Яшәү белән үлем арасында. Тугыз ай буе карынымда йөрткән сабыем менә-менә кү­зен мәңгелеккә йомар кебек иде. Табиблар да шулай диде. Бөтенләй төшен­келеккә бирештем. Шул чакта соңгы өмет белән улымның фотосын алып, догалар белән өшкерүче апага бардым. Ә ул: "Улыгызны азан тавышы, догалар коткарыр. Палатага мулла чакыртыгыз", - диде. Мулла килеп, җиде көн буе дога укыды. Ә аннары без көткән могҗиза булды", - дип сөй­ли әнисе Раушания. - Улым күз­лә­рен ачты, анда яшәү чаткылары күренә башлады. Терелүгә өмет барлыкка килде. Бик шатланган идек. Әмма бөтенләй терелеп бетә алмады. Кәрим башка балалар кебек утыра да, йөри дә, хәтта сөйләшә дә алмады".

Илдар белән Раушания балалар үстерергә хыяллана. Тик улларының карында чакта сау-сәламәт булып, тугач та барлык медицина күрсәткечләре нормада булуга карамастан, кичер­гән авыруы аркасында гарип калуы белән һич кенә дә килешә алмыйлар. "Икенче тапкыр бала табарга куркып торам. Яшь тә бара, гомер дә үтә. Баламны ничек тә аякка бастырырга иде. Аның үсешендә тоткарлыклар барлыкка килде. Кая барсак та, бар да акчага килеп тоташа. Кәрим кебек авыру балаларга елга ике мәр­тәбә тернәкләндерү үзәкләрендә дәвалану мөм­кинле­ге бирелә. Без бу чиратка да язылып куйдык. Әмма, бала тернәк­ләнеп китсен өчен, аны түләүле үзәкләргә йөртәбез. Башкача булмый. Аллага шөкер, күптән түгел генә йөртә башлаган үзәк­тән соң, улымда уңай үзгәрешләр сизелде", - ди Раушания.
Сер түгел, балалары авыру тугач, еш кына яшь гаиләләр таркала. Кайчак ир-атлар сынау алдында югалып калып, гаиләдән качу ягын карый. Шөкер, Илдар үзендә бу авырлыкларны күтәрер көч таба. Раушания сабые өчен өзгәлән­гәндә, иң беренче терәк, җылы сүзен әйтүче, үсендереп торучы, улла­рының сәламәтләнүенә өмет уятучы да ул була. "Иремә, ике яктан да әти-әниләребезгә рәх­мәт. Без баштарак югалып калдык. Мин бик сабырсызландым. Балам өчен бәргәләндем. Тик өлкәннәр­нең сабыр булырга кушуы, үгет-нә­сыйхәте мине башкача уйларга мәҗбүр итте", - ди Раушания.
Кечкенә Кәримгә барлык туганнары, якыннары да булыша икән. Тик аңа һәрдаим физик күнегүләр ясарга, тоткарланып калган үсешен "уятырга" кирәк. Әлеге гаилә чит илгә бару түгел, хәтта башка төбәкләргә чыгу турында да уйлап карамый. "Казанда да тернәкләндерү үзәкләре җи­тәрлек. Әмма алар түләүле. Озакламый чиратыбыз җитәсе үзәктә баланы дәвалау өчен 100 меңннән артык акча кирәк. Бер карасаң, күп сумма да түгел. Әмма моны җыю хәлебездән килми. Бала еш авыргач, мин гел өйдә. Ирем тапкан акча яшәү өчен кирәк-яракларга тотылып бетә. Әле бит балага дарулар, памперслар да, махсус күнегүләр өчен җиһазлар да кирәк. Шуңа күрә мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык", - ди Раушания.
Әлеге гаиләгә ярдәм кулы сузарга теләүчеләр өчен исәп-хи­сап реквизитлары:
БАНК: ПАО "АК БАРС" БАНК
БИК: 049205805
К/с: 30101810000000000805
Р/с: 47422810245020920001
ИНН: 1653001805
Л/с: № 40817810745333286188
Получатель Шамсутдинова
Раушания Гумаровна.
Сбербанк России:
счет: 40817810762000330913
номер карты:
639002629015680266
БИК: 049205603
Получатель Шамсутдинова
Раушания Гумаровна.
QIWI Кошелек: 89274293796
Яндекс кошелек: 410013644067672
Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев