Башка илләр, аеруча Европа илләре, АКШ белән чагыштырганда, без беренче урыннарда түгел. Мисал өчен, АКШта юл-транспорт һәлакәте аркасында 100 мең халыкка 14 үлем туры килә. Ә Россиядә әлеге күрсәткеч 18 меңнән (!) артып китә. Бу аерма җир белән күк арасы бит. Шуңа әле эшләргә дә эшләргә кирәк.
Хәер, соңгы 10 ел эчендә үзгәрешләр дә бар. Мисал өчен, 2005 елда машина йөртүчеләрнең бары 20 % гына куркынычсызлык каешларын куллана торган булган. Хәзер штрафлар күләме артуы, таләпләр кырыслану сәбәпле, машинага утыру белән каешларын барлаучылар саны 80 процентка кадәр җиткән.
16-18 март көннәрендә Казанда "Имин юл. Проектлаштыру, төзелеш, эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү" төбәкара конференциясе уза. Чараны үткәрү урыны итеп Татарстанның сайлануы да юкка түгел, чөнки республикада юл куркынычсызлыгы өлкәсендә пилот проектлары тормышка ашырыла.
Авыл юллары арзан да, куркынычсыз да
Юл куркынычсызлыгы өлкәсендә яңалыклар кертелүдә Россия төбәкләре арасында Татарстан һәрвакыт беренче булган. Пилотсыз машиналарны куллануны да нәкъ менә бездә башлаячаклар.
- Без әлеге очрашуны алдынгы технологияләр белән танышу мәйданчыгы кебек кабул итәбез. Юл челтәрен саклап калу, төбәк һәм муниципаль юлларны төзү безнең төп максатыбыз булып кала бирә. 2015 ел дәвамында да республикада юл куркынычсызлыгы буенча шактый эшләр башкарылды, - диде Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин.
Юлларның сыйфатлы булуы да Татарстан өчен өстенлекле юнәлеш булып тора. Сер түгел, бездә юлларның күп өлешен авыл юллары тәшкил итә. 2009 елдан бирле республикада авыл юллары буенча стандарт проектлаштыру эшләнелгән. Аның кысаларында юл түшәү материалы башка төрлегә алмаштырылып, 4,5 метр киңлектәге авыл юллары төзи башлаганнар. Шунысын да ассызыкларга кирәк: 2011 елдан башлап, бу юлларда юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. Шушы ысул ярдәмендә арзанлы да, шул ук вакытта куркынычсыз юлларны да төзеп булганлыгын расладык, дип билгели Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.
Транспорт куркынычсызлыгы илкүләм иминлекне тәэмин итә
1990 еллардан башлап, илебез юлларында 1 миллионга якын кеше һәлак булган. Аңлашыла ки, юллар проблемасы кебек глобаль мәсьәләне чишәргә алынсаң, Россия юлларының фундаменталь яктан куркынычсызлык мәсьәләләрен дә исәпкә алырга кирәк.
- Бездә бу мәсьәләгә карата комплекслы якын килү җитеп бетми. Чокырларны ямау белән генә юллардагы куркынычсызлыкны тәэмин итеп булмый. Россиядәге һәрбер юл участогы өчен кем җавап биргәне билгеле түгел. Шуңа күрә дә, проблема килеп туганда, кемнедер җавапка тартырга мөмкин түгел. Беркемгә дә сер түгел: бу өлкәдә дә коррупция җитәрлек. Ә транспорт артериясе ул илкүләм иминлек факторы булып тора, - диде үз чыгышында Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының куркынычсызлык һәм иҗтимагый күзәтү комиссия белән бәйләнеш комиссия рәисе беренче урынбасары Дмитрий Чугунов.
Аның фикеренчә, безнең тормыш сыйфаты турыдан-туры юллар сыйфатына бәйле. Түләүле трассалар кертәбез икән, аңа альтернатива булган түләүсез юлларның яхшы сыйфатлы булуын тәэмин итү мәҗбүри.
Йөк машиналары һәрвакыт контрольдә булырга тиеш!
Автоматлаштырылган фотовидеофиксация системалары, авырлыкны тикшерү контроль пунктлары эшчәнлеге, дәүләт билгеләре буенча да Татарстан нәтиҗәле эш алып бара.
- Сез үпкәләмәгез: ләкин юлчылар үзләре юл төзи, ләкин үзләре үк шул юлны җимерә. 40 тонналы йөк машиналары белән идарә итү бер дә җиңел түгел. Алар бит 40 урынына 60-65 тонна авырлыктагы йөк төяп йөри. Безгә йә 12 тонна авырлыкны күтәрергә сәләтле юл төзергә, йә һәрвакыт юлсыз булырга кирәк, ә инде авырлык контролен куллансак - һәрвакыт яхшы юлларда йөриячәкбез, - дип белдерде конференциядә катнашучыларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рифкать Миңнеханов.
Хәзерге вакытта Татарстанда авырлык контролен тикшерә торган пунктлар Саескан тавы, Алексеевски территориясендә бар.
Безнекеләр уйлап тапса да күренмиләр...
Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучылар турында җиткерә торган "Халык инспекторы" Татарстанда 2013 елдан бирле тормышка ашырылуы чара кунакларына бераз сәер булып тоелды. Чөнки аларның күбесе Россия башкаласында тормышка ашырыла торган "Помощник Москвы" турында гына ишеткәне бар. Гәрчә, Татарстанның "Халык инспекторы" проекты Мәскәүнекенә кадәр уйлап табылган булган.
Бу уңайдан Рифкать Миңнеханов та уенын-чынын бергә кушып, президиум әгъзалары, конференциядә катнашучыларга: "Без уйлап табабыз, ә башкаларныкын күрсәтәләр. Бу системага көн саен 100 хокук бозуны теркәгән мәгълүмат килеп ирешә. Ә 2013 елдан башлап, барлыгы 40 мең хокук бозулар турында хәбәрләр килеп иреште. Әлбәттә, безгә бу яңалыкларны кем кертүе түгел, ә аларның ил башлыгыннан хәер-фатыйха алуы мөһим", - диде Татарстан юл куркынычсызлыгының баш дәүләт инспекторы.
Чокырларны ямап, юл проблемасын хәл итеп булмый!
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 2015 елда 23 114 кеше якты дөньядан киткән, 231 мең кеше тән җәрәхәтләре алган. Башка еллар белән чагыштырганда, үлемнәр 15 процентка кимегән. Ләкин шул ук вакытта, бу күрсәткеч тә артык шатланырлык түгел... Башка илләр, аеруча Европа илләре, АКШ белән чагыштырганда, без беренче урыннарда түгел. Мисал өчен,...
Россиядә юл-транспорт һәлакәтләре аркасында 2015 елда 23 114 кеше якты дөньядан киткән, 231 мең кеше тән җәрәхәтләре алган. Башка еллар белән чагыштырганда, үлемнәр 15 процентка кимегән. Ләкин шул ук вакытта, бу күрсәткеч тә артык шатланырлык түгел...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев