Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлназ Асаева: «Ил бетмәсә, ир бетмәс»

Күптән түгел яшь җырчы кызга үзен яратып йөргән егете ак төсле "Мерседес" машинасы бүләк иткән иде. Әмма җырчы кыз аннан баш тартты. Бүген нишләп яталар икән? - Гөлназ, машина бүләк итүче белән араларыгыз ничек? - Машина хуҗасында, мөнәсәбәтләребез яхшы. - Ул машина сиңа булачакмы соң инде? - Кияүгә аңа чыксам...

Күптән түгел яшь җырчы кызга үзен яратып йөргән егете ак төсле "Мерседес" машинасы бүләк иткән иде. Әмма җырчы кыз аннан баш тартты. Бүген нишләп яталар икән?

- Гөлназ, машина бүләк итүче белән араларыгыз ничек?
- Машина хуҗасында, мөнәсәбәтләребез яхшы.

- Ул машина сиңа булачакмы соң инде?
- Кияүгә аңа чыксам була.

- Әле чыгарга җыенмыйсыңмы?
- Җыенам. Бер-ике елдан, укуны тәмамлагач.

- Әллә тәкъдим булды?
- Әйе, машина бүләк итәр алдыннан.

- Егетең шулай озак көтәргә ризамы?
- Риза.

- Машина бүләк итәрлек булгач, хәлле кешедер. Кайда эшли? Синнән өлкәнме?
- Казанда, үз эше белән шөгыльләнә. 4 яшькә генә зуррак. Айрат исемле.

- Син Уфада, ул Казанда. Ничек очрашасыз?
- Килеп йөри. Ике ел очрашабыз инде.

- Гөлназ, син бит Казанга укырга кергән идең, егетең дә монда булгач, нишләп кире Уфага кайтып киттең?
- Минем өчен беренче урында - белем алу. Укытуның Уфада көчлерәк икәнен аңлап, яхшы база алырга теләп, кире кайттым.

- Бүләк машинада хәзер үзе җилдерәме?
- Юк, ул һаман бант бәйләнгән килеш тора.

- "Быел кияүгә чыкмыйм", - дип, тәкъдимнән баш тарткач, нишләде?
- Башта ачуланды, аннары аңлады.

- Ике ел шактый вакыт бит, башка кыз тапмас микән?
- Тапса таба инде, бер егет өчен дә өзелеп тормыйм.

- Син аны яратмыйсыңмыни?
- Ярату ул әкренләп килә, мин аны ошатам. Иң мөһиме: ул яратсын, миңа шул җитә.

- Аның яратуына ышанасың димәк? Көнләшмиме соң?
- Ышанам. Көнләшә, нык көнләшә. "Повод" бирәм, күрәсең.

- Артыңнан чабучы егетләр күпме?
- Җитәрлек.

- Димәк, бу егет белән аерылышсагыз, елап утырмаячаксың?
- Юк инде, ил бетмәсә, ир бетмәс әле.

Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев