18 февраль 2017 яңалыклары
-
Кукмара районы терлекчелек, үсемлекчелек һәм икътисад күрсәткечләре буенча 2016 ел нәтиҗәләренә карап төзелгән рейтингта беренче унлыкта
(Казан, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татарстанның 6 муниципаль берәмлеге - Тукай, Яшел Үзән, Буа, Түбән Кама, Әлки һәм Лаеш районнары авыл хуҗалыгы оешмалары республика тулай продукциясенең 36 процент өлешен бирә. Бу хакта кичә Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында билгеле булды. Төп доклад белән Татарстан вице-премьеры - авыл...
-
Яшь көрәшчеләр тәрбияләү Кукмара, Актаныш, Саба якларында да алга киткән
(Казан, "Татар-информ", Фәрит Салихов). 18-19 февраль көннәрендә Биектау бистәсе "Биектау " универсаль спорт комплексында 2001-2002 елгы үсмерләр арасында көрәш буенча "Сабантуй" журналы призына Татарстан беренчелеге узачак. "Татар-информ" агентлыгында уздырылган матбугат конференциясендә Биектау районы яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Нәфис Миңнебаев келәм хуҗаларының җиңү өчен көрәшәчәген белдерде. 1973 елдан бирле...
-
Радик Юльякшинга гашыйк кыз аның сурәтен аягына ясаткан (видео)
Стәрлетамакта яшәүче бер кыз Радик Юльякшинның сурәтен тату иттереп аягына ясаткан. Кыз тату ясаткан вакытны видеога төшереп социаль челтәргә элгән. Видеоролик астына кыз: "Минем мәхәббәтем сиңа мәңгелек дип язып куйган. Җырчы исә әлеге кыю адымга барган кызның "батырлыгына" шаккаткан. "Шәһри Казан"
-
Татарстанда күзенә пистолет белән атылган малайның гомере өзелгән
Кичә балалар республика клиник хастаханәсендә якын арадан пневматик пистолеттан яраланган Түбән Кама мәктәбе укучысының үлеме турында Татарстан Республикасы сәламәтлекне саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Бала яралангач та, хастаханәгә китерелә, аңа ике тапкыр операция ясала. Икенчесендә катлаулы нейрохирургик операция ясала. Операция видеоконференцэлемтә аша Мәскәүдән күренекле офтальмохирург ярдәме белән ясала. Ләкин...
-
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы бозылу турында кисәтә
Синоптиклар катнаш явым-төшемле циклон тибындагы аномаль җылы һава торышы киләсе атнада да сакланып калачак дип фаразлый. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Републикасы буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 18 - 22 февраль көннәрендә республика территориясендәге һава торышына атлантик циклоннар сериясе йогынты ясаячак. Вакыты белән кар, юеш...
-
Кукмарада юл фаҗигасе: “Калина” белән “Приора” бәрелешкән (фото)
17 февральдә поселокның Нур Баян урамы, "Мир детства" кибете янында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте ЮХИДИ инспекторы Сергей Егоров. "Калина" шоферы үзеннән алда баручы, "Җәяүле юлы" билгесе янында юл аша чыгучы җәяүлене үткәрү өчен туктаган "Приора" автомобилен күрми һәм аңа бәрелә. Бәхеткә каршы, зыян күрүчеләр юк. Юлларда сак һәм...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итә
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итә. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Игътибар: Кукмаралыларны ЮХИДИгә чакыралар. Нәрсә өчен?
21 февральдә район ЮХИДИ бинасында (Кукмара поселогы, Ленин урамы, 163а йорт) юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе юнәлешендәге электрон дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча "Халыкны бердәм кабул итү көне" уздырыла. Район халкын сәгать 8.00-12.00дә ЮХИДИ начальнигы Фирдүс Фәхретдинов, ЮХИДИнең өлкән дәүләт инспекторы Руслан Саммиковлар кабул итәчәк. фото: http://www.gorobzor.ru
-
Бүләк эзләп йөрмәгез – газета аша котлагыз!
Тиздән 23 февраль - безнең кадерле ир-атларыбызның бәйрәмнәре җитә. Бу көнне көчле затларыбызга йөрәк түреннән чыккан иң ихлас теләкләр, матур котлаулар җиткерелә. Кадерле әтиең, яраткан тормыш иптәшең, кайгыртучан улың яки ышанычлы дустың - бу тормышта иң җылы сүзләргә һәм иң яхшы бүләккә лаек булган ир-егет янәшәбездә һәрвакыт бар. Ә 23...
-
Син беркайчан да кияүгә чыга алмаячаксың... Альбина Бәшировадан 7 типажга күзәтү
Нинди кызлар кияүгә чыга алмый? Intertat.ru электрон газетасына биргән әңгәмәсендә яучы Гөлназ Мөхәммәд дәрәҗәле эш турында уйланган кызлар кияүгә чыга алмый дип белдергән иде. Җырчы, тамада, журналист Альбина Бәширов исә кияүгә чыга алмый торган кызларның классификациясен төзеде. Ялгызлар күп тирә якта... Хатын-кыз затыннан булган танышларымның яртысыннан артыгы күптән 30ның теге...
-
Вакыт безне ваксытмады бугай
Вакыт безне ваксытмады бугай, Ачыкканда бирде икмәген. Елмайтты да, елатты да еллар, Тик барыбер елак итмәде. Вакыт безне ваксытмады бугай, Күшеккәндә бирде чикмәнен. Какса - какты, сукса - сукты еллар, Тик барыбер сукбай итмәде. Вакыт алай ваксытмады бугай, Иманага бирде Даланы. Еллар безне иманасыз итте, Тик имансыз итә алмады. Вакыт...
-
Иртәгә “Олимп”та яшь хоккейчылар көч сынашачак
19 февральдә "Олимп" Боз сараенда "Кечкенә йолдызлар" Кубогына 2008 елгы командалар арасында хоккей буенча турнир була. Бәйгедә Кукмараның "Олимп", Арчаның "Арча", Киров өлкәсе Шөн авылыннан "Барслар" командалары көч сынашачак. Турнир сәгать 9.00да башлана.
-
Илсөя Бәдретдинова яңа программалы концерт куюга борчылыпмы, шампунь салып керләр юа башлаган
Җырчы Илсөя Бәдретдинова үзенең өр яңа концерт программасы белән Кукмарага барырга җыена. Ләкин концерт алдыннан да үзенең тормыш мәзәкләре белән бүлешмичә калмый, дип яза Tatar Today. «Хәерле иртә, кешеләр! Бүген Кукмарада концерт минем. Залым күптән тулы… Йоласын туры китереп, бер шешә суга лимон суын сыгып, лимонад ясап, инде миннән шактый...
-
"Олимп" Боз сараенда прокурор, судья, Федераль иминлек хезмәткәрләре һәм ветераннар хоккей уйный (фоторепортаж)
Бүген "Олимп" Боз сараенда зур чара уза. Әлеге минутларда анда хоккей сөюче командалар арасында "Йолдызлар" Кубогына турнир бара. Турнирда Кукмара хоккее ветераннары, Татарстан Югары судының "Фемида", Татарстан прокуратурасы, Татарстан буенча Федераль иминлек хезмәте идарәсе командалары көч сынаша. Турнирның ачылу тантанасында район башлыгы Сергей Димитриев, район прокуроры Ришат Шакировлар чыгыш ясап,...
-
“САЛАВАТ КҮПЕР”нә - 50 ел
"Салават күпере" әдәби берләшмәсе юбилеена багышлыйм. Төрле төсләрне балкыткан Салават күпере син. Бик күпләрнең канатланган Илһамлы күңеле син. Җанга рәхәт бирә торган Көмеш сулы чишмә син. Синнән башлана елгалар, Гел челтерә, кипмә син. Матур киләчәк юраган Яшьлегем - юл башым син. Яшьлек дәртен, гомер моңын Сыйдырган юлдашым син. Котлы булсын...