16 декабрь 2016 яңалыклары
-
Вәсилә Фәттахова музее булырмы?
Менә озакламый танылган җырчы Вәсилә Фәттахованың безнең арабыздан китеп баруына да бер ел була. Киләчәктә Вәсилә исемендәге музей булдырылырмы? Бу сорауга җырчының ире Илгиз Габдрәкыйпов болай дип җавап биргән: "Юк, музей ачмыйбыз. Офиста аның бүләкләре, грамота һәм дипломнары эленеп тора. Ә күлмәкләрен туганнарга тараттык, алар аны Вәсиләнең истәлеге итеп саклый....
-
Мәчкәрә мәктәп-интернатының кар сыннары искиткеч матур (фотолар)
-
Кукмарада Яңа елга әзерлек буенча район конкурсы игълан ителде
Яңа елга территория һәм биналарны иң яхшы бизәү буенча сәнәгать предприятиеләре, шәхси предприятиеләр, төзелеш оешмалары, торак-коммуналь хуҗалык, юл-транспорт хезмәте, белем бирү оешмалары, беренче һәм икенче төркем урта мәктәпләр, аларның филиаллары, поселок һәм авыл балалар бакчалары, социаль, мәдәният,яшьләр сәясәте һәм спорт, сәламәтлек саклау учреждениеләре, авыл хуҗалыгы предприятиеләре, күпкатлы йортлар, сәүдә, хезмәт...
-
Кукмара сөт җитештерүне 119 процентка үтәгән
Узган елның 15 декабре белән чагыштырганда, Зәй районы авыл хезмәтчәннәре сөт җитештерүне 121 процентка, Кукмара 119 процентка үтәгән. Әтнә районында бу күрсәткеч 114 процент тәшкил итә. Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, сөт күләме Аксубай районында 111 процентка, Балтачта 110 процентка, Саба, Азнакай, Лениногорск районнарында 108әр процентка, Тәтештә...
-
Айсылу Лерон: "Без эшлибез, ә акчаны башкалар ала, кайда гаделлек? дип җитәкчелектән сорагач, безне эфирдан читләштерделәр"
Россиядә яшәүчеләрнең 4 проценты гына хезмәт хакыннан канәгать, аларга тиешенчә түлиләр дип исәплиләр. Респондентларның 84 проценты күбрәк акча эшли алыр идек, дигән фикердә. Халыкның 25 проценты җитәкчеләренә канәгатьсезлек белдереп, хезмәт хакын арттыру турында сораганы булган, ә 33 проценты бу кыю адымны ясаргамы, юкмы дип уйлап кына йөри. Кешеләрнең 26 проценты...
-
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлегенең XX хисап-сайлау конференциясе үткәрелде
"Бердәм Россия" сәяси партиясенең Кукмара җирле бүлегенең XX хисап-сайлау конференциясе үткәрелде. Кукмара җирле бүлеге сәркатибе Сергей Димитриевның политсовет эшчәнлеге турында доклады тыңланды. Конференциядә яшерен сайлау юлы белән алдагы биш елга "Бердәм Россия" сәяси партиясенең район җирле бүлеге сәркатибе итеп район башлыгы Сергей Димитриев сайланды. Шулай ук яшерен тавыш бирү юлы...
-
Туеш мәчетен төзүгә райондашлар ярдәме кирәк
Мәгълүм булганча, Кукмара бистәсенең Туеш мәхәлләсендә яңа мәчет төзелә башлады. Аллаһның рәхмәте белән шушы гыйбадәтханә бик матур урында - Мамадыш ягыннан Кумарага килеп кергәндә, юлның сул яктагы тау битендә күтәрелеп килә. Иншә Аллаһ, төзелеп беткәч, бу мәчет Кукмарабызга аерым бер ямь кертәчәк. Бүгенге көндә төзелеш фәкать садакалар хисабына бара. Башкарасы...
-
Игътибар! Белдерү
Бөек Ватан сугышы чорында Казан каймасында окоплар казуда катнашкан райондашларыбызның 2-60-73 телефоны аша район Башкарма комитетының архив бүлегенә хәбәр итүләре сорала. фото: http://www.uapa.ru
-
"Татфондбанк" башлыгы Роберт Мусин вазифасыннан азат ителде
"Татфондбанк" җитәкчесе Мусин Роберт Ринат улы рәсми приказ нигезендә вазифасыннан азат ителде. Приказга кул куелган көннән башлап аңа хезмәт хакы да түләнмәячәк диелә әлеге документта. Шулай ук "Татар-Информ" хәбәр итүенчә, Татфондбанк "Онлайн Партнер», «Интернет-клиент» һәм мобиль кушымталарын япкан. Кредит оешмасының рәсми сайтында "Татфондбанк" аркылы түләүләрдән тыелуыгызны үтенәбез" дигән мөрәҗәгать бастырылган....
-
Кукмарада “Бурычларың турында бел” акциясе старт алды
Тиздән -Яңа ел каникуллары. Күпләр инде аны ничек үткәрү турында план коргандыр: кемдер туганнарына кунакка барыр, кайберәүләр өендә каршылар, кемдер исә чит илгә юл тотар. Соңгы вариант халык арасында бигрәк тә популяр. Суд приставлары Федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе шуны кисәтә: күп кенә кешеләр, түләнмәгән бурычлары булу сәбәпле, Россиядән...