Россиядә яшәүчеләрнең 4 проценты гына хезмәт хакыннан канәгать, аларга тиешенчә түлиләр дип исәплиләр. Респондентларның 84 проценты күбрәк акча эшли алыр идек, дигән фикердә. Халыкның 25 проценты җитәкчеләренә канәгатьсезлек белдереп, хезмәт хакын арттыру турында сораганы булган, ә 33 проценты бу кыю адымны ясаргамы, юкмы дип уйлап кына йөри. Кешеләрнең 26 проценты...
Россиядә яшәүчеләрнең 4 проценты гына хезмәт хакыннан канәгать, аларга тиешенчә түлиләр дип исәплиләр. Респондентларның 84 проценты күбрәк акча эшли алыр идек, дигән фикердә. Халыкның 25 проценты җитәкчеләренә канәгатьсезлек белдереп, хезмәт хакын арттыру турында сораганы булган, ә 33 проценты бу кыю адымны ясаргамы, юкмы дип уйлап кына йөри. Кешеләрнең 26 проценты үзләрен хезмәт хакын арттыруга лаеклы дип саный, әмма бу хакта җитәкчеләргә сүз катарга җыенмыйлар. Ә сез хезмәт хакыннан канәгатьме?
Айсылу ЛЕРОН, "Татар радиосы"нда алып баручы:
- Мин әле декрет ялында, өч бала белән мәш килеп киләм. Ялга чыкканчы "Татар радиосы"нда PR менеджер булып эшләдем, эфир да алып бардым. Алган акчамнан канәгатьмен, миңа җитә. Ә гаиләне алып барырга ирем тырыша, аңа рәхмәт. Шундый очрак булды. Без күбрәк эшлибез, ә башкалар бездән аермалы артык көч дә куймый, ә акчаны күпкә күбрәк алганны белгәч, "Кайда гаделлек?" дип җитәкчелектән сорадык. Әмма арттыру да, акчаны тигезләү дә булмады, безне, берничә кешене, эфирдан ике айга вакытлыча читләштерделәр.
Фатих ХӘБИБ, Түбән Кама мәчете имамы:
- Мин канәгать. Аллаһ биргәнен күпсенмәсен, булганына бәрәкәт бирсен дип телибез. Акча җитү-җитмәү, күп түләү-түләмәүгә килгәндә, барысы да чагыштырмача. Әгәр кеше комсыз булса, күпме алса да, үзен хәерче итеп тоюдан туктамас. Тик зарури әйберләр бар бит - туклану, киенү, яшәү урыны, дарулар... Әгәр кешенең шуларга акчасы җитми икән, бу бик начар. Соңгы арада бөтен җирдә мактанып фәлән кибет мохтаҗларга ипи өләшә дип яза. Чынында бу - хурлык. Мәсәлән, минем хатын балалар бакчасында эшли, хезмәт хакы фатирга түләү һәм балалар бакчасы белән мәктәпкә түләүгә генә җитә. Мәчеттә имамлык итүчеләрне хөкүмәт тә, халык та тәэмин итми, мәчеткә кергән саен акча санап утыралар дип сөйләп кенә йөриләр.
Риман ГЫЙЛЕМХАНОВ, "ВТ" журналисты:
- Гомергә акчага табынмадым. Әби дә, әти-әни дә булганына шөкер итеп яшиләр иде, акча беркайчан да җитми. Кайчак байлыкка чумып, бу дөнья оҗмахында яшәүчеләр турында укып, ишетеп, күреп кызыгып куйган да буласың. Әмма күңелгә шундук икенче уй килә: туплаган малны үзең белән алып китеп булмый. Рухи байлыкны өстен күрәм. Зыялы, зирәк, рухи яктан бай кешеләр беркайчан да зарланмый. Яшь вакытта амбицияләр югары була, тормыш корганда акча күп кирәк. Ә барысы да җайлангач, ул икенче планга күчә. Гомумән, кеше профессиональ икән, аның хезмәте югары бәяләнергә тиеш. Яхшы җитәкче моны аңларга тиеш.
Айрат ГАЛИЕВ, укытучы:
- Укытучының хезмәт хакын югары дип булмый инде. Соңгы елларда күпмедер яхшырту омтылышлары сизелде. Тик барыбер лаеклы хезмәт хакы өчен күп сәгатьләр алырга туры килә, өстәмә вазыйфалар йөкләнә, күп кеше репетитор булып йөри. Аеруча категорияләре һәм квалификацияләре булмаган яшьләргә авыр, хезмәт хакы аз чыга.Чит илдәге хәлләрне карап барабыз, аларда хезмәт хакы күләме бездән күпкә зуррак. Укытучы җәмгыятьтә хөрмәткә дә ия, лаеклы түлиләр дә.
Нет комментариев