16 сентябрь 2016 яңалыклары
-
“Лесной” агрофирмасында семинар булды(+фото)
"Лесной" агрофирмасында район җитәкчеләре, җирлек башлыклары катнашында агымдагы елның сентябрь аена булган эш нәтиҗәләренә багышланган семинар-киңәшмә булды. Әлеге чарада катнашучылар хуҗалыкның Татар Толлысы авылындагы фермасында малларны ашату, тәрбияләү турында сөйләштеләр, ә Чарлы авылында паркта урып-җыю техникасын саклауга кую, ремонт эшләрен оештыру, хезмәт куркынычсызлыгы кагыйдәләре турында сүз барды. Пленар өлештә нәтиҗәләр...
-
Участок инспекторы Сәрдекбаш мәктәбе укучылары белән очрашты
Участок инспекторы Мөхәмәтҗанов Зөлфәт Сәрдекбаш мәктәбенең югары сыйныф укучылары белэн терроризмга каршы әңгәмә оештырды.
-
Кукмаралыларны иртәгә нинди һава торышы көтә?
(Кукмара, 16 сентябрь, "Хезмәт даны") Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, иртәгә, 17 сентябрьдә синоптиклар аязучан болытлы һава торышы фаразлый, яңгыр явуы көтелә. Температура иртән +10, көндез +12 градустан артмаячак. Атмосфера басымы 744 мм терекөмеш баганасын тәшкил итә. Һава торышы нинди булуга карамастан, кәефләрегез күтәренке, сау-сәламәт булыгыз.
-
Зөлфия Мансурның хәле яхшыра башлады
6 сентябрь көнне инсульт кичергән язучы, журналист, "Кызлы йорт"ның әнисе Зөлфия Мансур, ниһаять, аңына килгән. Әлеге сөенечле хәбәрне Зөлфия апаның кызы Аиша җиткергән. - Аллага шөкер, әниебез аңына килде, күзләрен ачты. Хәзерге вакытта ул Арча хастаханәсендә ята. Табиблар да, башка хезмәткәрләр дә бик әйбәт, игътибарлы. Әлегә әни - реанимациядә. Янына...
-
Укучыларга “Мәдәни көндәлек”ләр тапшырылды
Ош.Юмья, Лельвиж, Иске Юмья, Күкшел, Мәмәшир, Әсән-Елга, Олыяз авыл китапханчеләре башлангыч сыйныф укучылары өчен "Бердәм мәдәният дәресе" уздырдылар. Дәрес барышында балаларга "Мәдәни көндәлек"ләр тапшырылды.
-
"Кызымның бәхете - ялгызлыктадыр, бәлки..."
Гомер ачылып сөйләшмәгән бер таныш әби-карчык, әллә мине якын итеп, әллә күңелен бушатасы килеп, аяныч язмыш тарихын сөйләп китте. Кызымны кадерләп үстердек. Дөрес, әтисе гомере буе эчте, тик кулыннан эш килә иде, анда-монда исереп ятмады, балта эшендә эшләде, бары аек чагы булмады. Чамасын белеп эчте, тик эчсә дуамаллана, тавыш чыгаргалый...
-
Юл чыкканда өзелгән гомерләр...
Татарстан юлларында үлүчеләр саны беразга кими төшкән. Узган елда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннардагы җитешсезлекләрне юк итү, өстәмә иминлек чаралары күрүгә 100 миллион сум акча юнәлтүнең файдасы булган, күрәсең. Әмма юллардагы вәзгыять әле дә тулысынча канәгатьләнерлек түгел. Җитәкчеләр зуррак нәтиҗәгә өмет иткән. Агымдагы елның 8 аенда, былтыргы шул ук вакыт...
-
8 яшьлек баланы домофон аша ток суккан
26 августта Бөгелмәдә булган гадәттән тыш хәл уңаеннан шунда ук тикшерү алды эше башланган иде. Аның нәтиҗәләренә таянып, Бөгелмә тикшерү бүлеге РФ Җинаять кодексының 238 нче маддәсе 1 нче бүлеге буенча (куркынычсызлык таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү яисә эш башкару) җинаять эше кузгатылды. Тикшерү мәгълүматлары буенча, кыз әтисе белән Бөгелмә...
-
Клуб хезмәткәрләре агач утыртты
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" акциясе кысаларында Югары Шәмәрдән һәм Ядегәр авыл клублары хезмәткәрләре "Сәвия" чишмәсе буена декоратив куаклар утырттылар.
-
Кукмарада ярминкә гөрләде (фотолар)
Бүген Җиңү Паркы каршындагы мәйданда мәгариф учреждениеләренең күргәзмә-ярминкәсе булды. Сәүдә рәтләре, күргәзмәләр белән район башлыгы Сергей Димитриев та танышты. Ярминкәдә балалар бакчалары, мәктәпләр үзләренең тәҗрибә участокларында үстерелгән яшелчә, җиләк-җимешләр белән сату иттеләр. ...Көзнең беренче аенда ук уздырылучы ярминкәне быел да район халкы түземсезләнеп көтеп алган иде. Шулай булмый ни -...
-
Кукмарада иртәгә авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак
Иртәгә, 17 сентябрьдә, Кукмара поселогының "Добреев" кибете янындагы махсус билгеләнгән мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе оештырылачак. Анда киң ассортиментта авыл хуҗалыгы продукциясе тәкъдим ителәчәк. Ярминкә сәгать 7.00дә башлана. Рәхим итегез!