Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә

Юл чыкканда өзелгән гомерләр...

Татарстан юлларында үлүчеләр саны беразга кими төшкән. Узган елда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннардагы җитешсезлекләрне юк итү, өстәмә иминлек чаралары күрүгә 100 миллион сум акча юнәлтүнең файдасы булган, күрәсең. Әмма юллардагы вәзгыять әле дә тулысынча канәгатьләнерлек түгел. Җитәкчеләр зуррак нәтиҗәгә өмет иткән. Агымдагы елның 8 аенда, былтыргы шул ук вакыт...

Татарстан юлларында үлүчеләр саны беразга кими төшкән. Узган елда юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннардагы җитешсезлекләрне юк итү, өстәмә иминлек чаралары күрүгә 100 миллион сум акча юнәлтүнең файдасы булган, күрәсең. Әмма юллардагы вәзгыять әле дә тулысынча канәгатьләнерлек түгел. Җитәкчеләр зуррак нәтиҗәгә өмет иткән.

Агымдагы елның 8 аенда, былтыргы шул ук вакыт белән чагыштырганда, югалтулар 30 кешегә кимрәк булган. Узган ел нәтиҗәләре буенча да уңай күрсәткечләргә ирешелеп, юл-транспорт һәлакәтләрендә 100гә кимрәк кеше һәлак булуын исәпкә алсаң, ЮХИДИ идарәсе вәзгыятьне тулысынча контрольдә тота, дип нәтиҗә ясарга була кебек. Әмма юл фаҗигаләре корбаннары азайса да, тулаем алганда, муниципаль берәмлекләрдә - төбәк һәм федераль трассаларда юл-транспорт һәлакәтләре саны арткан. Ә бу иртәме-соңмы барыбер зыян күрүчеләр санында чагылыш табачак, дип борчу белдерде Татарстан Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе Шамил Гафаров Татарстанның юл хәрәкәтен тәэмин итүгә багышланган хөкүмәт комиссиясе утырышында.

- Җитәкчелек безгә бюджет акчалары белән ярдәм итеп тора. Без исә һәрбер бирелгән тиеннән, һәрбер сумнан нәтиҗә алырга тиеш. Уңай нәтиҗә бар. Әмма ул зуррак булырга тиеш. Без халык алдында кызарып тормаслык итеп эшләргә бурычлы, - ди Шамил Гафаров.

Барыннан да бигрәк Зәй, Апас, Арча, Сарман, Чирмешән кебек районнарда юллардагы вәзгыять кискен тәнкыйть утына тотылды. Әлеге муниципаль берәмлекләрдә юл-транспорт һәлакәтләре саны да, һәлак булучылар исәбе дә арткан.

- Зәйдә сугыш башландымы әллә? Узган елда 3 кеше һәлак булса, быел инде 17 үлем! Нәрсә карыйсыз? - дип утлы табага бастырды Министрлар Кабинеты аппараты җитәкчесе.

Тиешле урыннарда юлны чыккан җәяүлеләрне бәрдертү очраклары артуы аеруча борчу уята. Агымдагы елда 1046 кеше бәрдертүләрнең һәр өченчесе (!) нәкъ менә билгеләнгән юл кичүләрендә булган. Машина йөртүчеләрнең юл кагыйдәләрен тупас бозуы аркасында күп кенә кешеләр зыян күрә. Бигрәк тә зур шәһәрләрдә мондый очраклар еш күренеш. Әлеге төр фаҗигаләрнең 90 проценты Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Камага туры килә.

Әмма фаҗигале хәлләр бер машина йөртүчеләр намусында гына түгел. Мондый күңелсезлекләрнең күпчелеге юлны кичү урыннарының тиешлечә тамгаланмавы, дөрес урнаштырылмавы аркасында була икән. Татарстан буенча ЮХИДИ идарәсе башлыгы вазыйфаларын үтәүче Ленар Габдерахманов сүзләренчә, 6454 юлны чыгу урыннарының яртысы диярлек (47 проценты) җитешсезлекләргә ия. Хәтта белем бирү учреждениеләре янындагы юл чыгу урыннары да стандартларга туры килми. Мәктәп, балалар бакчаларына илтә торган 1196 юл кичүләренең 334енә шелтәләр бар.

- Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Аксубай, Бөгелмә, Чистай, Зәй, Менделеевск, Ютазы районнарында вәзгыять имин түгел. Шул ук вакытта Әтнә, Балтач районнарының юл кичүләрен тиешле сыйфатка китерүдә уңай эшчәнлеген билгеләргә кирәк, дип хәбәр итте Ленар Габдерахманов.

Утырышта хәбәр ителгәнчә, Татарстан Президенты күрсәтмәсе буенча Премьер-министр Казан һәм Чаллыда юл чыгу урыннарын тәртипкә китерүгә өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул иткән. Әмма Татарстан буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин сүзләренчә, әлеге акчалар белем бирү оешмалары янындагы кичүләргә юл билгеләре салу, ясалма тигезсезлекләр булдыруга гына җитәчәк.

- Юл чыгу урынын яңа ГОСТка туры китерү өчен юлның киңлегенә карап 600-800 мең сум таләп ителә. Әйдәгез, беренчел этапны булса да үтеп, билгеләр, ясалма тигезсезлекләр булдырыйк. Һәр юл кичүен бу рәвешле тәртипкә китерү 80-100 меңгә төшәчәк. Аннары инде чикләүләр булдыру турында да уйлый башларбыз, - дип белдерде ул.

Җәяүлеләрне бәрдертү очраклары, нигездә, тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Кешеләр киемнәренә яктылыкны кире кайтара торган элементлар беркетүне кирәк дип тапмавы аркасында күп кенә фаҗигаләр була. Иң кызганычы, юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр арасында балаларның күп булуы борчу тудыра.

Ленар Габдерахманов хәбәр иткәнчә, балалар катнашында быел 419 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу былтыргы белән чагыштырганда 13 процентка күбрәк. Нәтиҗәдә, 10 бала һәлак булган, 442се төрле җәрәхәтләр алган. Укучы балаларның иминлеген кайгырту буенча эш Татарстан Мәгариф министрлыгы белән берлектә оештырыла. Әйтик, Энгель Фәттахов сүзләренчә, технология дәресләрендә 3-7 сыйныф укучылары үз куллары белән яктылыкны кире кайтаручы аксессуарлар булдырачак. Әлеге җиһазлар хәзерге вакытта почта бүлекчәләрендә сатыла. Шамил Гафаров бу элементларны сату урыннарының дөрес билгеләнмәвенә шелтә ясады.

- Почта бүлекләрендә кеше бик сирәк була. Әти-әниләр әлеге элементны алу өчен генә махсус почтага кереп йөрмәячәк. Ә бу - балалар иминлеге белән бәйле мәсьәлә. Һәр мәктәп яктылыкны кире кайтаручы элементлардан үз эмблемасын булдыра алмыймы сон? Һәр әти-әни алырдай берәр җиһаз уйлап табарга кирәк, - диде Шамил Гафаров.

Мәктәп автобусларының Глонасс системасы эшләмәгән хәлдә юлга кузгалулары да тәнкыйтьләнде. Автобусларның тиешле маршрутлардан тайпылуы, тизлек арттырулары төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә китерергә мөмкин. Балалар турында сүз барганда мондый хаталарга һич кенә дә җирлек юк!


Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев