15 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Татарстанда 349 норматив-хокукый актта коррупциягә этәрә торган алшартлар булуы ачыкланган
Мамадыш, Лениногорск, Кукмара һәм Чистай районнарының норматив-хокукый актларында коррупциягә этәрә торган факторлар иң күп санда, дип билгеләнгән.
-
Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә көчле җилдән 15 кеше зыян күргән
Тән җәрәхәте алучылар арасында ике бала бар.
-
Фаҗига: трактор пассажиры һәлак булган (фото)
Трактор йөртүчесе һәлакәт булган урыннан качкан.
-
Бозылган торт бәйрәмнең ямен бозды
Кукмараның үзәгендә урнашкан, үзебез гел кереп йөри торган кибетләрнең берсеннән оныкның туган көненә торт сатып алдык. Бәясе 300 сумнан артык, бер дә очсыз димәс идем. Әмма хикмәт бәядә түгел, күчтәнәчкә дип алган тортыбыз бозылган булып чыкты. Балалар, туганнар алдында уңайсыз хәлгә калдык. Югыйсә, куллану вакыты да чыкмаган иде. Аңлашылмый, тортларның...
-
Әдәбият-сәнгать сөючеләр игътибарына
"Хезмәт даны" газетасы каршында эшләп килүче "Салават күпере" иҗат берләшмәсенең утырышы 29 сентябрьдә, сәгать 13.30да Кукмара үзәк китапханәсендә була. Рәхим итегез.
-
Сәрдекбаш мәктәбендә мәдәният дәресе узды (фото)
Сәрдекбаш авыл китапханәчесе Гөлназ Нәбиева мәктәпнең башлангыч сыйныф укучылары өчен "Ватаным Татарстан" дигән мәдәният дәресе үткәрде. Дәрестә укучылар иң элек мәдәни көндәлекнең электрон варианты белән таныштылар. Аннан соң төркемнәргә бүленеп республика мәдәниятенә кагылышлы биремнәр үтәлде.
-
Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк
29 сентябрь көнне эш сәгатьләрендә юридик ярдәм күрсәтү буенча 56 пункт эшләячәк. (Казан, 15 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан 29 сентябрь көнне Халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә Бөтенроссия көненә кушыла. Бу хакта Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге хәбәр итә. Бу көнне белгечләрдән консультацияләрне: Россия Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә; "Бердәм Россия"...
-
Терроризм һәм экстремизмга юл куймыйбыз
Зур Кукмара мәдәният йортында "Терроризм һәм экстремизмга юл куймаска" дигән тематик чара узды. Чара барышында яшьләргә терроризм һәм экстремизмның ни дәрәҗәдә куркыныч икәнлеге турында сөйләнелде һәм методик ярдәмлекләр тәкъдим ителде.
-
Яшел Үзән, Чистай һәм Түбән Камада алгарышлы социаль-икътисади үсеш территориясе булдырыла
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу хакта Kazan Legal 2017 халыкара юридик форумында җиткерде.
-
Кукмарада юл фаҗигасе: чит ил автомобиле җәяүлене бәрдергән
14 сентябрьдә, сәгать 18.50дә Кукмара-Шәмәрдән юлының 4нче чакрымында Кукмара ягыннан Шәмәрдән юнәлешендә баручы чит ил автомобиле җәяүлене бәрдерә. 49 яшьлек җәяүле юлдан транспорт хәрәкәте юнәлешендә бара торган була. Зыян күрүчегә район үзәк дәваханәсендә ярдәм күрсәтелә һәм өенә җибәрелә, дип яза http://кукмор.16.мвд.рф Юлларда сак һәм игътибарлы булыгыз!
-
Әти-әнисенең күзләре күрә, ә менә тугыз баланың бишесе тумыштан сукыр туа
Үзәк базарга барганда юл кырыенда гармун тартып утырган ир-атка игътибар итмәгән кеше сирәктер. Кайберәүләр аның янында туктап акча биреп китә. Кем ул, нишләп шулай урамга чыккан, нәрсә мәҗбүр иткән - бу сорауларга күптәннән җавап ишетәсе килеп йөри иде. Ниһаять, форсат килеп чыкты. Күбебез тормыштан зарланырга, теге яки бу җитми, хөкүмәт...
-
Кукмара янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы бәйгедә беренчелекне алды (фото)
Кукмарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары катнашында 39нчы республика ярышлары узды. Әлеге чара хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышланган иде. Бәйгедә катнашучылар иң элек билгеле бер вакыт эчендә янгын сүндерү тактикасы, янгын-техник кораллану һәм беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча...
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
"Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган...