14 март 2017 яңалыклары
-
Татарстан бакчаларына йөрүче балаларның 4,4 процентының ашкайнату системасы начар эшли
Татарстан балалар бакчаларына йөрүчеләрнең якынча 4,4 проценты ашкайнату системасы дөрес эшләмәүдән интегә. Россия буенча әлеге күрсәткеч 6 процентны тәшкил итә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Ул ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли...
-
Укытучылар тәртип бозучылар һәм сәләтлеләр белән эшли белми
22 процент мөгаллим үзен авыр холыклы яшүсмерләр белән ничек тотарга, ә 14 проценты сәләтле балалар белән ничек эш итәргә белми. (Казан, 14 март, "Татар-информ"). "Югары Икътисад мәктәбе" илкүләм тикшеренү университетында укытучыларга нинди өлкәдә һөнәри белемнәр җитмәвен тикшергәннәр. Бу хакта "Известия" хәбәр итә. Баксаң, күп кенә мөгаллимнәр инвалид балалар һәм авыр...
-
Фирдүс Тямаев кияүгә чыгарга тәкъдим ясады
Кемгә, кемгә?! Үзенең никахлы хатыны, улының әнисе - Резедә Әхвәтвәлиевага. Җырчы әйтүенчә, ул бу адымга озак әзерләнгән. Көнен дә туры китергән: 8 Март көнне меңләгән тамашачы алдында эшләде ул моны. - Өч ел яшибез, әмма мин аңа "нормальный" иттереп тәкъдим ясый алмадым. Кеше өйләнер алдыннан эшне тәкъдим ясаудан башлый. Безнең...
-
Кукмара районында янгын (фото)
11 мартта, кичке сәгать бишләр тирәсендә Ятмас Дусай авылындагы хуҗалыкларның берсендә янгын чыга. Нәтиҗәдә мунча һәм аның верандасы янып бетә. Торак йорт, каралты-курага зыян килми. Янгын чыгуның якынча фаразы: мичне салу һәм аннан файдалану кагыйдәләрен бозу. Фото фаҗига урыныннан.
-
Кукмарада “Язгы каникуллар” акциясе башланды
Хокук тәртибен һәм юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү, балалар катнашында килеп чыккан юл фаҗигаләрен кисәтү максатында републикада 13 марттан 18 мартка кадәр "Язгы каникуллар" акциясе бара. Акция барган чорда ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан төрле чаралар оештырыла. Инспекторлар мәгариф учреждениеләрендә, балалар бакчаларында, автотранспорт хуҗалыгында булып кисәтү-аңлату әңгәмәләре алып баралар, ата-аналар, балалар белән...
-
Татарстан Югары суды Роберт Мусинны сак астында калдырды
Роберт Мусин караклык гамәлләре кылуда шикләнелә. (Казан, 14 март, «Татар-информ»). Татарстан Югары суды "Татфондбанк" идарәсенең элеккеге рәисе Роберт Мусинны сак астында тоту карарын үз көчендә калдырды. Ул караклык гамәлләрендә шикләнелә. Яклаучысы Роберт Мусинга өй аресты билгеләүне сораса да, суд аның үтенечен кире какты. "Апелляция инстанциясе суды Совет районы судының Мусинга...
-
Кайда син, апам?
90нчы еллар. Миңа Тәкәнештән хат килде. Аны ачып укый башлауга: "Олы апам Нурлыхода исән икән бит, әни генә дөньяда юк, бу хакта белә алмаячак", - дип елый ук башладым. Бер язмамда мин апамның 1943 елда мәҗбүри эшкә җибәрелеп, авыр хезмәт һәм ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча, өч елдан качып кайтырга чыкканын һәм...
-
Татарстанда җылыта һәм яңгырлар көтелә
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматларына караганда, республикада алдагы көннәргә һава температурасының чагыштырмача җылырак булуы көтелә. Бүген һәм иртәгә, 15 мартта, республикада көндезге һава температурасы 3 градус салкыннан 2 градуска кадәр җылы булса, 16 мартка инде 4 градуска кадәр күтәрелә. Төннәрен әле һава температурасы 0 градустан түбән булачак...
-
Өлге китапханәсендә “Гаилә бәйрәме” узды
Өлге авылы китапханәсендә төрледән-төрле матур кичәләр уздырылып тора. Күбрәк эшне гаиләләр белән алып баруны максат итеп куйдым. Китапханә белән гаилә арасында үзара аңлашып, уртак максат белән эшләү тәрбия эшендә уңай нәтиҗәләрен бирә. Шул уңайдан китапханәдә "Тату гаиләмдә татар телендә сөйләшәм" дигән гаилә бәйрәме уздырдык. Бәйрәм "Туган тел" җыры белән башланып...
-
Кукмарага танылган бакчачы Фарсель Зыятдинов килә
Хөрмәтле кукмаралылар! 21 март көнне 13.00 сәгатьтә Кукмара үзәк китапханәсендә күренекле галим, танылган бакчачы, әдип Фарсель Зыятдинов белән очрашу була. Хөрмәтле бакчачылар, бакча яратучылар, Ф.Зыятдинов иҗаты белән кызыксынучыларны очрашуга көтеп калабыз. Үзегезне кызыксындырган сорауларны алдан китапханәгә калдыра, яки шалтыратып әйтә аласыз. Тел. 2-76-34. Рәхим итегез! фото: http://www.millattashlar.ru
-
Кукмарага килсәң, машинаңны куяр урын таба алмый тилмерәсең
Кукмарага килсәң - машинаңны куяр урын тапмый "җенләнеп" бетәсең. Бу аеруча район үзәк дәваханәсе, район Мәдәният йорты, базар тирәсенә кагыла. Тиешсез урынга куйсаң, ЮХИДИ хезмәткәрләре эвакуатор белән саклап кына тора. Үзәк дәваханә янына машиналарны хәзер юл өстенә үк куя башладылар. Аеруча борылышта торганнары куркыныч. Тимер юл кырыендагы агачларны тукталыш урыны...