Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Кукмарага килсәң, машинаңны куяр урын таба алмый тилмерәсең

Кукмарага килсәң - машинаңны куяр урын тапмый "җенләнеп" бетәсең. Бу аеруча район үзәк дәваханәсе, район Мәдәният йорты, базар тирәсенә кагыла. Тиешсез урынга куйсаң, ЮХИДИ хезмәткәрләре эвакуатор белән саклап кына тора. Үзәк дәваханә янына машиналарны хәзер юл өстенә үк куя башладылар. Аеруча борылышта торганнары куркыныч. Тимер юл кырыендагы агачларны тукталыш урыны...

Кукмарага килсәң - машинаңны куяр урын тапмый "җенләнеп" бетәсең. Бу аеруча район үзәк дәваханәсе, район Мәдәният йорты, базар тирәсенә кагыла. Тиешсез урынга куйсаң, ЮХИДИ хезмәткәрләре эвакуатор белән саклап кына тора. Үзәк дәваханә янына машиналарны хәзер юл өстенә үк куя башладылар. Аеруча борылышта торганнары куркыныч. Тимер юл кырыендагы агачларны тукталыш урыны ясыйбыз, дип кисеп чыкканнар иде, биредә кайчан эш башланыр икән?! Район Мәдәният йортында үтә торган концерт-театрларга килсәң дә, машина куярга урын алып калыр өчен өйдән берникадәр вакыт алдан чыгып китәргә кирәк. РДК, прокуратура бинасы артында элеккеге кино күрсәтү учреждениесенең складлары бар. Бәлки аларны сүтеп, тукталыш ясарга буладыр?

Зөфәр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев