Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Татарстан бакчаларына йөрүче балаларның 4,4 процентының ашкайнату системасы начар эшли

Татарстан балалар бакчаларына йөрүчеләрнең якынча 4,4 проценты ашкайнату системасы дөрес эшләмәүдән интегә. Россия буенча әлеге күрсәткеч 6 процентны тәшкил итә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Ул ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли...

Татарстан балалар бакчаларына йөрүчеләрнең якынча 4,4 проценты ашкайнату системасы дөрес эшләмәүдән интегә. Россия буенча әлеге күрсәткеч 6 процентны тәшкил итә. Бу хакта Россия Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте. Ул ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында катнашты. Көн тәртибенә куелган беренче мәсьәлә республикада мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә тукландыру системасына кагылышлы иде, дип яза "Татар-информ".

" Күзәтчелек хезмәте Татарстан буенча 2941 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесен контрольдә тота. Шуларның 20 се шәхси оешма булып санала. Балалар бакчаларының барысында да туклану хезмәте күрсәтелә. Учреждениеләрнең 95 процентында ризык үз ашханәләрендә әзерләнә. Ярымфабрикатлар балалар бакчаларының 7,7 процентында кулланыла Татарстандагы мәктәпкәчә белем бирә торган 5 учреждениегә әзер ризыклар китерелә. Бакчалар тулысынча җылы ризык белән тәэмин ителә. Билгеле, бу бик уңай күрсәткеч", - дип бәяләде Любовь Авдонина.

2016 елда идарә тарафыннан 1093 балалар бакчасы тикшерелгән. Аларның 19 ында гражданнар мөрәҗәгатеннән соң тикшерү уздырылган. Аларда ризык әзерләүгә кагылышлы норма бозуның 2600 дан артык очрагы ачыкланган, 1,8 млн сумга штраф салынган. Татарстандагы 3 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең эшчәнлеген туктатуны сорап, идарә хезмәткәрләре судка мөрәҗәгать итте, ди Роспотребнадзор вәкиле. "Аларда санитар нормалар һәм кагыйдәләр дорфа рәвештә бозылган иде", - дип аңлатты Любовь Авдонина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев