Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кайда син, апам?

90нчы еллар. Миңа Тәкәнештән хат килде. Аны ачып укый башлауга: "Олы апам Нурлыхода исән икән бит, әни генә дөньяда юк, бу хакта белә алмаячак", - дип елый ук башладым. Бер язмамда мин апамның 1943 елда мәҗбүри эшкә җибәрелеп, авыр хезмәт һәм ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча, өч елдан качып кайтырга чыкканын һәм...

90нчы еллар. Миңа Тәкәнештән хат килде. Аны ачып укый башлауга: "Олы апам Нурлыхода исән икән бит, әни генә дөньяда юк, бу хакта белә алмаячак", - дип елый ук башладым. Бер язмамда мин апамның 1943 елда мәҗбүри эшкә җибәрелеп, авыр хезмәт һәм ачлык-ялангачлыкка түзә алмыйча, өч елдан качып кайтырга чыкканын һәм тотылып, төрмәгә эләккәне, аннары хәбәрсез югалуы турында язган идем инде. Әлеге хат архивтан иде. 1918 елда туган Мотыйгуллина Нурлыхода Әшрәфҗан кызының хезмәт стажын раслауны сорап язганнар. Сугыш вакытында комбайнда эшләгән, диелгән. Яшәү урыны Красноярск өлкәсендәге авылда икән, төгәл адресы күрсәтелгән.

Колхоз канцеляриясендә туганнан туганым эшли иде, бу хат аңарда да кызыксыну тудырган: Урта Тәкәнештә мондый кеше булганмы дип, олы кешеләрдән сораша башлаган.

Уйлана торгач, мин конвертта күрсәтелгән адрес буенча хат язып җибәрдем: "Нурлыхода апа, син кем? Ата-аналарыңның исемнәре ничек? Туганнарың бармы? Кемнәрне хәтерлисең?" - дип. Күпме көтсәм дә, җавап килмәде.

Уйларымның очы юк.

Язманы тулысынча "Хезмәт даны" газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев