13 сентябрь 2017 яңалыклары
-
Кукмарада берәүнең өе яныннан машинасын алып киткәннәр
Бүген, 13 сентябрьдә, район Эчке эшләр бүлегенең дежур частенә билгесез затның өй янында торучы "ВАЗ-2114" автомобилен алып китүе хакында хәбәр керә. Оператив эзләү эшләре вакытында автомобиль тиз арада табыла. Шикләнелгән ике яшь кеше тоткарлана. Алар кукмаралылар булып чыга. Егетләрнең гаеп тану аңлатмаларыннан күренгәнчә, алар автомобильне йөреп кайту өчен алып киткән...
-
"Хәния алты кешелек, гомуми палатада ятты" (ФОТО)
7 сентябрьдә, Казанда Татарстан һәм Башкортстанның халык артисткасы Хәния Фәрхине 40 ын уздырдылар. "Челнинские известия" газетасы, җырчы белән якыннан таныш булган кешеләрнең Хәния Фәрхи турындагы хатирәләре белән бүлешә. Гөлзада Рзаева, «Энергетик» мәдәният йорты директоры: "Чаллы кешесе Габделхәй Биктаһировкакияүгә чыккач, ул Казаннан Яр Чаллыга күченеп килә. Шулай итеп, "Энергетик" мәдәният йортында...
-
Кабак кайнатмасы (рецепт)
Кайнатма өчен: 1 кило кабак, 800 грамм шикәр комы һәм бер лимон. Эш тәртибе: кабакны кабыгыннан чистартырга, шакмаклап турарга, шикәр комы салып суы чыксын өчен 10-12 сәгатькә калдырырга. Лимонның төшләрен алырга һәм кабыгыннан арындырып, бик вак итеп турарга. Шикәр комы белән кабакны кайнатып чыгарырга һәм 15 минут пешереп алырга, лимон...
-
Кукмарада ярты гасыр бергә яшәгән парларны котладылар (фото)
Кукмарада яшәүче Нурафилә һәм Минневәкил Ярмөхәммәтов, Сәйдә һәм Рәфкать Закиров, Елизавета һәм Хәйдәр Сәфиуллиннарның бергә гомер итүләренә 50 ел тулды.
-
Җылы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?
Яңгырсыз классик "әбиләр чуагы" төбәктә сентябрьнең өченче декадасында көтелә. Агымдагы ай нормадан тыш җылы булырга охшап тора. (Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстанда җылы һава торышы, ким дигәндә, сишәмбегә кадәр сакланачак. Бу хакта КФУның Метеорология, климатология һәм экология атмосферасы кафедрасы җитәкчесе, профессор Юрий Переведенцев җиткерә, дип хәбәр итә югары уку йорты...
-
КАМАЗ һәм җиңел машина бәрелешү аркасында ике кеше һәлак булган
Фаҗига Лениногорск - Азнакай юлының 3 нче чакрымында килеп чыккан.
-
Марат Бәшәров өченче тапкыр өйләнгән (фото)
Өченче тапкыр өйләнгән Марат Бәшәров үзенә татар телен һәм гореф-гадәтләрен белүче кәләш сайлаган 9 сентябрь көнне Марат Бәшәров өченче тапкыр өйләнгән. Кемгә дисезме? Сөйгәне һәм улының әнисе - Елизавета Шевырковага. Марат Башаровка - 43, ә Елизаветага - 31 яшь. 2016 елның июлендә Лиза белән Маратның уллары - Марсель туа. Бер...
-
Шепшеңәрдә яшәүчеләрне ни борчый? (сорау-җавап)
Шепшеңәр авылында суны заманында Шамил Шакиров керттерде. Су зонасы тимер торбалар белән әйләндереп алынган иде. Әмма шушы көннәрдә тимер торбаларны трактор белән сүттерделәр. Хәзер инде авылыбыз сусыз калмасмы, су башнясын да сүтеп алмаслармы дип борчылабыз. "Хезмәт даны" газетасының "Сорау-җавап" рубрикасында авылыбыздагы балалар мәйданчыгының йозакка бикләнүе, буш торуы турында язма чыкты....
-
Кукмарада янгын сүндерүче-коткаручылар ярыша (фото)
Кукмарада Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе бүлекчәләренең газ-төтеннән саклау хезмәте звенолары катнашында республика ярышлары бара. Әлеге чара хезмәт вазыйфаларын башкарганда һәлак булган янгын сүндерүчеләргә багышлана.
-
2018 елның беренче яртыеллыгы өчен газета-журналларга язылу башланды
"Хезмәт даны" газетасына 6 айга 660 сумнан, ә оешмаларга 750 сумнан язылырга мөмкин. Еллык подписка да игълан ителде. Әгәр сез район газетасына бер елга язылырга теләсәгез, моның өчен 1320 сум түләргә кирәк. Ә оешмалар өчен еллык подписканың бәясе - 1500 сум. Почта хезмәтеннән файдаланмыйча, газетаны редакциядән килеп алу мөмкинлеге булган...
-
Полиция хезмәткәрләре агач үсентеләре утыртты (фото)
"Яшел Россия" бөтенроссия акциясе кысаларында район Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүлек каршындагы территориягә зәңгәр чыршы һәм нарат үсентеләре утыртты. -Экологик акцияләрнең берсеннән дә читтә калмыйбыз, - ди бүлек начальнигы Рамил Нургалиев. - Яз көне дә бердәм рәвештә агач үсентеләре утыртырга чыккан идек. Бу юлы да әлеге эшне бик теләп башкардык....
-
Урам юлы начарлана бара
Берничә ел элек бер ягы Манзарасныкы, икенче ягы шәһәрнеке булган Хәлфин урамына элемтәчеләр телефон кабеле үткәргәннәр иде. Әйбәт кенә булган урам юлыбыз шуннан соң начарланып калды. Хәзер юлдагы чокыр-чакырлар елдан-ел зурая, аларны төзекләндерү өчен зур суммалар да кирәк түгел, югыйсә. Узган ел күршедәге Гомәров урамын рәтләп куйдылар, безнекенә дә тәртип...