12 сентябрь 2016 яңалыклары
-
Зур Кукмара клубында “Экстремизмга - юк” дигән темага әңгәмә үткәрелде (фото)
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында укучылар белән түгәрәк өстәл артында "Экстремизмга -юк" дигән темага әңгәмә үткәрелде. Укучыларга: "Нәрсә ул экстремизм, терроризм? Бу куркынычны ничек җиңәргә?" - дигән төшенчәләргә аңлатмалар бирелде. Кайда гына булсаң да, һәрвакыт игътибарлы булырга кирәклеге әйтелде һәм укучылар белән "Без - тынычлык яклы" дигән темага рәсем конкурсы...
-
Аш.Буҗи авылы китапханәсендә балалар өчен файдалы кичә уздырылды (фото)
"Көзге мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында Аш-Буҗи авылы китапханәсендә 2нче сыйныф укучылары өчен "Ягымлы сүзләр" дип исемләнгән кичә үткәрелде. Кичә барышында балалар хәрефләрдән ягымлы сүзләр төзеделәр һәм Әминә Бикчәнтәеваның "Тәмле сүз" әсәрен тыңладылар. Китапханәче Ярмиева Алсу тематик презентация күрсәтте. Тагын бер әһәмиятле чараларның берсе- "Ут -дус та, дошман да" дигән темага кичә...
-
Дәрес вакытында үлгән бала наркотиклар белән агуланган
Экспертиза нәтиҗәсе билгеле. (Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Светлана Белова). Алексеевск районында дәрес вакытында үлгән 15 яшьлек укучы бала наркотиклар белән агуланган. Бу экспертиза барышында мәгълүм булган, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий. чыганак: http://tatar-inform.tatar/news/2016/09/12/125962/
-
Кукмаралылар Мамадышта концерт куйды (фото)
Район Мәдәният йорты хезмәткәрләре Римма һәм Рамил Сәлахетдиновлар җитәкчелегендә Мамадышта зур концертның икенче өлеше оештырылды. Анда "Кна-Вел", "Инвожо", "Карендәшләр", "Чәчкә" фольклор, "Баламишкин" гармунчылар, "Кукмара кызлары" вокаль ансамбльләре, үзешчән артистлардан: Алмаз Харисов, Марат Мөхәммәтшин, Руфинә Габделхәева, Гөлшат Ризванова, Ленара Сергеева, Рәфидә Әгъләмшина, Әлфинур Юнысова, Гөлдания Ярмиева, Фидәил Ягудин, Динар Николаевалар чыгыш...
-
Село Чураның “Карендәшләр” ансамбле Зөя утравын гөрләтте
Село Чураның "Карендәшләр" халык фольклор ансамбле Яшел Үзән районының Зөя утравында узган "Бәрмәнчек бакчасы" дигән республикакүләм фестиваль-конкурста катнашты. Әлеге фестиваль керәшен священнигы, Үзәк керәшен-татар мәктәбе мөдире, галим, укытучы Василий Тимофеевның тууына 180 ел тулуны билгеләп үтү кысаларында узды.
-
Район социаль яклау бүлегендә “Кайнар линия” эшли
Хөрмәтле Кукмара районы халкы! 2-84-37 телефонында "Кайнар линия" ачылды. Аның аша сез эш көннәрендә иртәнге сәгать 7.00дән кичке сәгать 17.00гә кадәр социаль хезмәтләр күрсәтү буенча сораулар белән мөрәҗәгать итә аласыз. Район социаль яклау бүлеге.
-
Кукмара чиркәвендә “Кыңгырау чыңы” бәйрәме узачак
14 сентябрьдә Кукмара бистәсенең Петропавел чиркәве территориясендә күптән көтелгән вакыйга булачак: тантаналы төстә яңа чиркәү кыңгыраулары изгеләштерелә. 100 елга якын вакыт узганнан соң, Кукмарада кабат кыңгырау чыңы яңгыраячак. Район халкын һәм кунакларны әлеге тарихи вакыйгада катнашырга чакырабыз. Бу көнне теләге булганнарга чаң кагучы буларак та үзен сынау мөмкинлеге биреләчәк. Бәйрәм...
-
Авыруга табиб ярдәме кирәк
Мөслим районы кызы Мөнирә Мәсәлимова, 70 елларда юллама белән безнең Татар Толлысы авылына килеп, башлангыч мәктәбебездә балалар укыта башлады. Укытучылар коллективы белән тиз аралашып, балаларыбызга төпле белем биреп, ел саен зур өлгереш белән тәмамлаган укучыларыбызны югары сыйныфларга озаталар иде алар. Үз эшен яратып башкарган укытучы Мөнирәне шушы мәктәпкә директор итеп...
-
Ислам – террорга каршы булган тынычлык дине
Изге ният теләсә нәрсәгә, хәтта җинаятькә дә юнәлдерергә мөмкин, диләр. Моның шулай булуы бик ихтимал, әмма бозык "изге" фикерләрнең кара күләгәсе астына алар белән риза булмаган меңләгән, миллионлаган кешеләрне кертү дә дөрес булмас. Бүген террористларга, гомумән, дин артына яшеренеп төрле җинаятьләр кылучыларга юнәлдерелгән тәнкыйть уты еш кына тыныч, әдәпле, тәртипле...
-
Электричкаларда бушлай интернет тәкъдим ителә
Тимер юлларда хезмәт күрсәтүче «Содружество» пассажир компаниясе электричкаларда чыбыксыз Интернет кертте. Хәзерге вакытта WI-FI белән биш состав тәэмин ителгән. Алар - Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында йөрүче электропоездлар. Вагоннарда берьюлы ике 4G интернет провайдеры хезмәт күрсәтә: берсенең интернеты өзелсә, автомат рәвештә икенчесе кушыла. Шулай ук пассажирларны кайгыртып, тимер юлчылар «Аэропорт»...
-
12 сентябрь – Корбан бәйрәме. Аллаһ рәхмәтендә яшик!
Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган. Аның асылында - кешеләрнең бер-берсенә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюы. Бу бәйрәм җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт урнаштырылуга да хезмәт итә. Тарихтан билгеле...