Хәбәрләр

Электричкаларда бушлай интернет тәкъдим ителә

Тимер юлларда хезмәт күрсәтүче «Содружество» пассажир компаниясе электричкаларда чыбыксыз Интернет кертте. Хәзерге вакытта WI-FI белән биш состав тәэмин ителгән. Алар - Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында йөрүче электропоездлар. Вагоннарда берьюлы ике 4G интернет провайдеры хезмәт күрсәтә: берсенең интернеты өзелсә, автомат рәвештә икенчесе кушыла. Шулай ук пассажирларны кайгыртып, тимер юлчылар «Аэропорт»...

Тимер юлларда хезмәт күрсәтүче «Содружество» пассажир компаниясе электричкаларда чыбыксыз Интернет кертте.
Хәзерге вакытта WI-FI белән биш состав тәэмин ителгән. Алар - Казан-Аэропорт, Казан-Кизнер һәм Кизнер-Ижау маршрутларында йөрүче электропоездлар. Вагоннарда берьюлы ике 4G интернет провайдеры хезмәт күрсәтә: берсенең интернеты өзелсә, автомат рәвештә икенчесе кушыла. Шулай ук пассажирларны кайгыртып, тимер юлчылар «Аэропорт» станциясендә дә чыбыксыз интернет урнаштырган.

Нет комментариев