Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авыруга табиб ярдәме кирәк

Мөслим районы кызы Мөнирә Мәсәлимова, 70 елларда юллама белән безнең Татар Толлысы авылына килеп, башлангыч мәктәбебездә балалар укыта башлады. Укытучылар коллективы белән тиз аралашып, балаларыбызга төпле белем биреп, ел саен зур өлгереш белән тәмамлаган укучыларыбызны югары сыйныфларга озаталар иде алар. Үз эшен яратып башкарган укытучы Мөнирәне шушы мәктәпкә директор итеп...

Мөслим районы кызы Мөнирә Мәсәлимова, 70 елларда юллама белән безнең Татар Толлысы авылына килеп, башлангыч мәктәбебездә балалар укыта башлады. Укытучылар коллективы белән тиз аралашып, балаларыбызга төпле белем биреп, ел саен зур өлгереш белән тәмамлаган укучыларыбызны югары сыйныфларга озаталар иде алар. Үз эшен яратып башкарган укытучы Мөнирәне шушы мәктәпкә директор итеп билгеләделәр. Эш дәверендә ел саен, яңа уку елы башына мәктәбен үрнәк итеп хәзерләде ул. Партия оешмасындагы күп җәмәгать эшләрен башкарды, укучыларны хезмәткә өйрәте. Колхоз бәрәңгесен чүпләгәндә үзе читтә басып тормады, укучылары белән бергә эшләде һәм хезмәтне балаларга тигезләп бүлде. Авылыбызның эшчән егете Васыйл Гасимовка кияүгә чыгып, уңган балалар үстерделәр.

Яше җитеп, лаеклы ялга чыккач, авырып йөри башлады ул. Хәлсезләнеп йөргәндә егылып, бик зур имгәнүгә дучар булды. Менә алты ай инде хәрәкәтсез урын өстендә ята Мөнирә. Дәваханәдә ятып дәвалансам, хәлем җиңеләер иде дип, өметләнеп яши ул. Хәлен белергә аның янына барган саен, мөхтәбәр укытучыбызны кызганып, читенсенеп кайтам. Исән калган, берничә бөртек кордашларыбызның берсе булган Мөнирәгә - сугыш елы баласына ярдәм итәрдәй бернинди чарам булмаганга борчылып йөрим. Бакчамда үстерелгән каен җиләге белән болыннан җыеп алып кайткан бөрлегәннең шифасы булсын иде дип, яхшы сүз, теләкләрем белән бисмилләмне әйтеп тапшырудан башка файдам юк. Мөнирәне үзе дә хәл эчендәге ире Васыйл, үзенең дә гаиләсе булган кызы Гәүһәрия тәрбияли. Районыбыз табиблары аның хәлен белеп, дәвалау чараларын билгеләсәләр, бәлки Мөнирәнең чире җиңеләеп, терелү ягына китәр иде. Бүген аңа табиблар ярдәме бик кирәк.

Мансур ХӘСӘНОВ, Татар Толлысы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев