Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

12 сентябрь – Корбан бәйрәме. Аллаһ рәхмәтендә яшик!

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм! Корбан бәйрәме иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган. Аның асылында - кешеләрнең бер-берсенә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюы. Бу бәйрәм җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт урнаштырылуга да хезмәт итә. Тарихтан билгеле...

Хөрмәтле райондашлар, газиз мөселман кардәшләр! Кукмара мөхтәсибәте исеменнән барчагызны да олуг бәйрәмебез - Корбан гаете белән тәбрик итәм!

Корбан бәйрәме иң игелекле һәм якты хисләр белән сугарылган. Аның асылында - кешеләрнең бер-берсенә һәм Аллаһы Тәгаләгә якынаюы. Бу бәйрәм җәмгыятьтә игелек, шәфкатьлелек һәм үзара хөрмәт урнаштырылуга да хезмәт итә.

Тарихтан билгеле булганча, Корбан йоласы Ибраһим пәйгамбәрнең сыналуы белән бәйле. Әйе, Аллаһ әмерен үтәргә ниятләп, ул үзенең бердәнбер улын корбан итәргә әзер була. Әлбәттә, Аллаһ Раббыбыз кеше каны коелуга юл куймый: Ул Ибраһим пәйгамбәрне сынап карарга гына тели.

Һәр кешене Аллаһы Тәгалә бу дөньяга сынау өчен җибәрә. Безгә дә кайвакытта кемгә дә булса ярдәм итү өчен нәрсәнедер фида кылырга, үзеңә бик кадерле булган нәрсә белән хушлашырга туры килә. Менә бу - корбанның асылы. Корбан бәйрәме безгә рухи мәгънәдә яңа биеклеккә күтәрелергә ярдәм итә, бик күп әҗер-савапларга ирешү юлларын күрсәтә.

Корбан гаете барчабызның да күңел-калебен нурландырсын, йортларыбызга, илебезгә бәрәкәт һәм тынычлык алып килсен! Чалган корбаннарыбыз, биргән садакаларыбыз, кылган изгелекләребез кабул булсын. Аллаһы Тәгалә Үзенең нигъмәтләреннән аермасын, бәхет-сәгадәт юлында булуыбызны насыйп кылсын! Изге бәйрәмебез тәэсирендә хасил булган күңел җылыбызны туган-тумачага, күрше-күләнгә, әйләнә-тирәдә булган һәр кешегә дә бүләк итик, шөкер итеп, бердәм, тату булып Аллаһ рәхмәтендә яшик!

Ихтирам вә изге догалар белән Кукмара районы имам-мөхтәсибе

Зиннур хәзрәт СӘМИГУЛЛИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев