Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ислам – террорга каршы булган тынычлык дине

Изге ният теләсә нәрсәгә, хәтта җинаятькә дә юнәлдерергә мөмкин, диләр. Моның шулай булуы бик ихтимал, әмма бозык "изге" фикерләрнең кара күләгәсе астына алар белән риза булмаган меңләгән, миллионлаган кешеләрне кертү дә дөрес булмас. Бүген террористларга, гомумән, дин артына яшеренеп төрле җинаятьләр кылучыларга юнәлдерелгән тәнкыйть уты еш кына тыныч, әдәпле, тәртипле...

Изге ният теләсә нәрсәгә, хәтта җинаятькә дә юнәлдерергә мөмкин, диләр. Моның шулай булуы бик ихтимал, әмма бозык "изге" фикерләрнең кара күләгәсе астына алар белән риза булмаган меңләгән, миллионлаган кешеләрне кертү дә дөрес булмас. Бүген террористларга, гомумән, дин артына яшеренеп төрле җинаятьләр кылучыларга юнәлдерелгән тәнкыйть уты еш кына тыныч, әдәпле, тәртипле мөселманнар тарафына да юнәлеп, аларны шик астына куеп кимсетә, абруйларына зыян китерә. Мөселманнар беркайчан да рәхимсезлек, кансызлык, террорга хас булган башка тискәре сыйфатлар тарафдарлары булмаган. Ислам динендә кеше хакын гына түгел, хәтта хайваннар хакын хөрмәт итү дә бик мөһим булып санала. Бу динебездә бик югары дәрәҗәдә торган түземлелек, игелек һәм йомшаклык принципларына таяна. Хикмәткә ия булган мөселман хәлифләре дини кануннарны көчләп тагып булмый икәнен яхшы аңлаганнар. Шуңа күрә алар хәтта яулап алынган дәүләтләр халкына карата да игелек күрсәтеп, аларның гореф-гадәтләренә, үз диннәренә тугры калуына каршы чыкмаганнар.

Аллаһ илчесе Мөхәммәд гәләйһиссәләм бөтен кеше өчен күркәм холык, шәфкатьлелек һәм гаделлек үрнәге булып тора. "Җиһад" төшенчәсен дә ул рухи хезмәт, рухи камилләшү юлында тырышлык дип аңлаткан. Моны аның тормышыннан алынган шундый мисал раслый. Бер яшь егет Мөхәммәд гәләйһиссәләм янына килеп, әйтә: "Мин хиҗрәткә (Аллаһ ризалыгы өчен башка җиргә күчүгә) һәм җиһадка әзер булуымны белдереп, сиңа ант китерәсем килә, чөнки Аллаһтан әҗер-саваб өмет итәм". Пәйгамбәр гәләйһиссәләм аннан: "Синең әти-әниең исәнме?" - дип сорый. Егет: "Әйе, алар икесе дә исән", - дип җавап бирә. Мөхәммәд пәйгамбәр: "Синең чыннан да Аллаһтан әҗер аласың киләме?" - дип сорагач, егет "әйе" дип әйтә. Шуннан соң Аллаһның рәсүле салләллаһү гәләйһи үә сәлләм аңа болай ди: "Алай булгач, әти-әниең янына кайт та, аларга күркәм мөгамәлә күрсәтеп, тыныч яшә" (хәдис Мөслим хәдисләр җыентыгында китерелә).

Ислам тарихыннан билгеле булганча, сәхәбәләр бер авыр сугыштан кайткач, әйтәләр: "Кече җиһад тәмам, хәзер инде олы җиһад - үз нәфесебез белән сугыш башлана". Дөрестән дә, әгәр мөселман йокы теләген җиңеп, иртәнге намазга тора икән - бу җиһад. Әгәр ул үзен үпкәләткән, рәнҗеткән кешене гафу итеп, дуслык элемтәсен ныгытса - бу җиһад. Үз гаиләсен тәэмин итәр өчен тырышып эшли, кәсеп итә икән - бу да җиһад. Башкаларга ярдәм итә икән - бу җиһад. Ашауда, йокыда, күңел ачуда үзен чикли белә икән - бу җиһад. Дини гыйлем юлына чыкса да - бу җиһад. Әти-әнисен кайгыртып, аларга ярдәм итә икән - бу да җиһад. Башкаларга игелек, яхшылык теләү дә - җиһад! Шулай итеп, чын җиһадның мең күркәм йөзе бар, әмма кешеләр, кызганычка, фәкать начарлыкны гына күрә...

Коръән аятьләреннән һәм хәдисләрдән исламның югары әхлак дине булуы аңлашыла. Үзенең төп вазыйфасын аңлатып, Мөхәммәд пәйгамбәр гәләйһиссәлләм бер хәдистә болай ди: "Мин гүзәл әхлак урнаштырыр өчен җибәрелдем" (хәдис Бохаринең җыентыгында китерелә). "Әли Гыймран" сүрәсенең 159 аятендә Аллаһы Тәгалә Мөхәммәд пәйгамбәргә мөрәҗәгать итеп әйтә: "Әгәр син кырыс, мәрхәмәтсез булсаң, алар (кешеләр) синнән качарлар иде. Син аларны гафу ит, аларның гөнаһлары кичерелсен дип дога кыл һәм алар белән киңәшеп эш башла".

Шулай итеп, Коръәндәге күп кенә аятьләр башка кешеләргә, аларның нинди дин тотуларына карамастан, игелекле, йомшак булырга өнди. Шушы аятьләргә нигезләнеп, сәхәбәләр кешеләр белән мөгамәлә кылуда үз динен башкаларга җиткерү сөенечен игелек, мәрхәмәтлелек белән берләштерделәр. Коръән, сөннәт һәм тарихи фактлар үзгәрмәгән хәлдә булганда, ислам һәрвакытта да тынычлык дине булып калачак. Дөрестән дә, Коръән безне игелек, яхшылык кылуга гына чакыра, шәфкатьле-миһербанлы, олы күңелле чын кеше булып яшәргә рухландыра. Раббыбызның изге Сүзе асылын барчабызга да аңларга насыйп булсын.

Ришат КУРАМШИН

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев