12 июль 2017 яңалыклары
-
«Күкшел егетләре» фильмы «Горький fest» кинофестивалендә катнаша
«Күкшел егетләре» - Татарстан Мәдәният министрлыгы субсидиясенә төшерелгән этнографик документаль фильм. (Казан, 12 июль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Салават Юзеевның «Күкшел егетләре» документаль фильмы «Горький fest» Россия киносы фестивалендә катнаша. Бу хакта хәбәрне «Татар-информ» хәбәрчесенә кинокартинаның продюсеры Марина Галицкая раслады. "Фильмны режиссер Салават Юзеев тәкъдим итә. Конкурс программасы безнең фильмнан башлана",...
-
Кукмарада Эстония делегациясе булып китте (фото)
Кичә районыбызга Эстониянең Таллин шәһәреннән 25 кешелек делегация килгән иде. Алар Княгор, Поч.Кучук, Синәр авылларында яшәүче марилар белән очрашып, аларның тормыш-көнкүрешләре белән таныштылар. Шулай ук кунаклар Княгордагы изгеләр аланлыгында да булдылар, Поч.Кучук мәктәбендә укучылар һәм укытучылар белән аралаштылар, Кукмара төбәкне өйрәнү музеена экскурсия ясадылар, киез итек-киез комбинаты кибетенә керделәр. Кичке...
-
Пенсионерларга өстәмә акча түләнә: ничек алырга?
Ана капиталы чыккач, өлкәннәр арасында бу яңалыкны ошатмаучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәделәр. Инде менә Путин акча түли. Тик һаман бала алып кайтырга теләмисез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәрле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр. Шушы көннәрдә...
-
Камыр эчендә жульен
Бүген камыр эчендә жульен пешерергә тәкъдим итәбез. Жульен өчен: камыр, гөмбә, суган, каймак, сыер мае, тоз, тәмләткечләр, сыр. Гөмбәне һәм суганны ваклап турыйбыз.Суганны сыер маенда кыздырып алабыз, гөмбә кушабыз, салмак утта 15-20 минут пешерәбез. Тоз һәм тәмләткечләр сибәбез, каймак өстибез һәм тагын 3 минут пешерәбез. Камырны җәябез (кыстыбый камыры), тәлинкә...
-
13 июльдә Түбән Чура авылында “Питрау-2017” бәйрәме була
13 июльдә Түбән Чура авылында керәшеннәрнең "Питрау-2017" бәйрәме үткәрелә. Бәйрәм 17.00 сәгатьтә Югары Чура мәдәният йорты каршында эшләп килүче "Карендәшләр" фольклор халык ансамбленең концерт программасы белән башлана. 18.00 сәгатьтә - бәйрәмне тантаналы төстә ачу. 1800-22.00 - милли уеннар, Вадим Захаровның һәм башка артистларның концерт программасы. 22.00 - бәйрәм салюты. 22.00-01.00...
-
Яшен сугудан көтүче һәм бер көтү сарык һәлак булган
Казахстанда яшен сугудан көтүче һәм сарыклар һәлак булган. Җангельдин районыныӊ «Айдос» хуҗалыгыныӊ 56 яшьлек көтүчесенеӊ гәүдәсен һәм 1406 баш сарык калдыкларын хайваннар ябылган җирдә, чыккан янгынны сүндергәннән соӊ табалар. Бу янгын яшен сугудан килеп чыккан, дип фаразлыйлар. Тикшерү эшләре бара, дип яза Хезмәт. Ничек кенә булмасын, яшен сугу очраклары безнеӊ...
-
Кукмара Сабан туе 16 июльдә узачак
Бәйрәм Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәреләчәк ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм кызлар; -ат...
-
Максатыбыз - чисталыкны саклау
Быел икенче кварталда район административ комиссиясенә административ хокук бозулар турында 172 беркетмә керде, аларның барысы комиссия утырышында каралды. Район җирлекләренә барып тикшерүләр үткәрелде. Тикшерү барышында Татарстан Республикасының "Җирлекләр һәм шәһәр округлары территорияләрен төзекләндерү муниципаль кагыйдәрен, калдыклар белән эш итү кагыйдәләрен бозу" Кодексының 3.6 маддәсе буенча хокук бозулар ачыкланды. Ел дәвамында...
-
Җиләк вакыты бер генә
Бу арада көн саен диярлек яуган яңгырлардан тәмам алҗып: "Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен", - дигән җыр һәм җылы җәйләр искә төшә. Чыннан да, сагындырды бит кояш. Өстәвенә, синоптикларның да фаразлары һич күңелне сөендерерлек түгел: июль уртасында да эссе көннәргә өметләнмәгез, Татарстанда һава температурасы 20 градус җылылыктан артмаячак, диләр....
-
Кукмаралылар Питрау бәйрәмен билгеләп үтә
Питрау ул - табигатьне олылау, аңа табыну, матурлыкка, табигатькә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә. Ул һәр елны 12 июль көнне билгеләп үтелә. Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне нәкъ көн уртасында кошлар...