Пенсионерларга өстәмә акча түләнә: ничек алырга?
Ана капиталы чыккач, өлкәннәр арасында бу яңалыкны ошатмаучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәделәр. Инде менә Путин акча түли. Тик һаман бала алып кайтырга теләмисез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәрле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр. Шушы көннәрдә...
Ана капиталы чыккач, өлкәннәр арасында бу яңалыкны ошатмаучылар булды. "Без дә бала үстердек. Акча түләмәделәр. Инде менә Путин акча түли. Тик һаман бала алып кайтырга теләмисез", - дигәннәре истә. Хәзер өлкәннәр урамында да бәйрәм! 2015 елга кадәрле пенсиягә чыккан әниләргә бала белән утырган еллары өчен өстәмә акча түлиләр.
Шушы көннәрдә генә күршебез Гөлфия апа йөгереп кергән. "Яңалык бар икән бит. Әнкәйләргә һәр бала өчен акча түли башлаганнар. Туу турында таныклыгымны сорап шалтыратты. Таба алмыйм бит. Соңга калырбыз инде", - ди бу. Сабада туып үскән Тәнзилә Гәрәева да, эшеннән ял алып, әнисе белән шушы акча артыннан йөргән. "Пенсия фондындагы кешене күрсәң син! Чират, тавыш-гауга. Ярый ла, безгә туры килгән кыз бик тә итагатьле булды, - ди Тәнзилә апа. - Сеңлем белән минем туу турында таныклыгымны, энемнең үлү турындагы белешмәсен тапшырып калдырдык. Әнинең паспорты кирәк булды. Башкаларга күпме акча биреләчәген яки тиеш түгеллеген шалтыртып кына әйтсәләр дә, безгә хезмәт күрсәтүче кыз әнинең пенсиясе 300 сумга артачагын әйтте".
"ВТ" хәбәрчесе өлкәннәрне генә түгел, аларның якыннарын да дулкынландырган мәсьәләне өйрәнеп кайтты. Казанның Совет районындагы Гвардия урамында урнашкан пенсия бүлегендә гадәттәгедән артык чират күрмәдек. "Бала караган еллар өчен бирелә торган акча әнигә бирелә микән? Аны алу өчен нишләргә була?" - дип сорыйбыз консультант кыздан. Ул кулыбызга гариза тоттырды. "Менә шул кәгазьне тутыргач, залда урнашкан терминалда туу турындагы таныклыгыгызны, әниегезнең паспортын, пенсия кенәгәсен сканировать итәргә кирәк. Шуннан соң, барлык эшләрне тәмамлагач, терминалга басып талон аласыз. Кулыгыздагы гаризага шул талонны беркетеп, кире миңа китерәсез. Гаризада телефон номерыгызны күрсәтү мәҗбүри. Соңыннан сезгә үзебез шалтыратабыз", - ди бу кыз. Өстәвенә татарча да бит әле. Шунысы да кәефне күтәреп җибәрде.
Терминал чиратында нибары ике кеше тора. Бездән алда торган ханымның өч баласы бар икән. "Бу хәбәрне әле ике атна элек кенә ишеттек. Азмы-күпме акчасы булмасмы дип йөрибез инде. Пенсиясен уч тутырып алучы кеше монда килми дә ул. Һаман шул хәерче йөри, - ди үзен Роза дип таныштырган апа. - Күптән түгел йортыбыз янды. Документларыбызны көчкә саклап калдык. Әле ярый янгын сүндерүче егет, ут эченә кереп, кирәкле кәгазьләребезне алып чыкты. Кая барыр идең? Бер медалем бар иде, анысын таба алмадык".
Шәһәрдәге хәлләр аңлашыла. Сер түгел, кала халкы үзенә дигәнне алырга өйрәнеп килә. Авылда исә башкачарак. Районнарда хәлләр ничегрәк икән? "Бездә бернинди кыенлыклар да юк. Әлеге акчаны кайчан исәпләтсәң дә була бит. Әмма акчаны икенче айдан ук алыйм дисәң, бу айның 25енә кадәр документларны тапшырырга кирәк. Халык арасында, өстәмә акча 80не узганнарга түләнми икән, дигән сүзләр йөри. Бу хәбәр дөрес түгел. Без һәркемнең гаризасын карыйбыз. Бу исәпләү пенсионер файдасына икән, гаризаны алабыз. Кайбер очракта өч бала үстергән әнигә бер тиен дә эләкми, ә берне үстергәнгә шактый сумма өстәлә. Һәр кеше очрагында төрлечә булырга мөмкин", - ди Пенсия фондының Мамадыш бүлегендә эшләүче бер хезмәткәр.
Дөресен әйткәндә, Пенсия фондында эшләүчеләр бу хакта артыгын сөйләргә тырышмый. Сәбәбе гади - бар кешенең, дәррәү кубып, пенсия бүлекләренә килүеннән шикләнәләр. Җитмәсә, безнең халык акча турындагы яңалыкны үзгәртеп сөйләргә дә маһир. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлегендә дә безгә өлкәннәрне дулкынландырмаска киңәш иттеләр.
Әмма билгесезлек тагын да начаррак. Шуңа күрә Пенсия фондының матбугат бүлегенә сорауларыбызны юлладык.
- Хатын-кызның баласын 1,5 яшь ярымга кадәр тәрбияләгән вакыты элек стажга керә иде. Хәзер бу елларны балларга күчереп исәпләргә була. Исәпләтүнең нәтиҗәсе һәркемнең шәхси исәп-хисап күрсәткеченнән тора. Тик шуны да онытмаска кирәк: яңадан исәпләгәндә, стаж коэффициенты кими. Шунлыктан кайбер пенсионерларның акчасы - биш сумга, кемнекедер 200гә арта. Ә кем өчендер яңадан исәпләтү булган пенсиясен киметергә дә мөмкин. Әмма законда билгеләнгән пенсияне киметү тыелган, шунлыктан пенсия бүлегендәгеләр андый гаризаларны кире кайтара. Бала белән утырган елларны баллга әйләндерүнең тискәре яклары да бар. Вакытыннан алда пенсия алучылар өчен эш стажы кимеп, мәшәкатьләр килеп чыгарга мөмкин. 2015 елда һәм соңрак пенсиягә чыкканнарга бу исәпләү турында борчылырга кирәкми. Аларга болай да үзләренә тиешле иң кулай пенсия билгеләнгән. Пенсияне баллар буенча яңадан санагач, стаж коэффициенты, шул исәптән авыл хуҗалыгында һәм тиешле еллар эшләгән стаж (выслуга лет) да кими. Стажга кергән елларын баллга (акчага) алыштырырга теләүчеләр 8 (843) 279-27-27 телефон номерына шалтыратып белешә ала. Пенсия бүлекләренә баручыларның кулында паспорт һәм һәр баласының туу турында таныклыгы булырга тиеш. Тагын шунысы да бар: таныклыкта кешенең, яше җиткәч, паспорт алганлыгы турында тамга торырга тиеш.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев