Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Җиләк вакыты бер генә

Бу арада көн саен диярлек яуган яңгырлардан тәмам алҗып: "Эх, җиләкле җәйләрнең оныта алмамын ямен", - дигән җыр һәм җылы җәйләр искә төшә. Чыннан да, сагындырды бит кояш. Өстәвенә, синоптикларның да фаразлары һич күңелне сөендерерлек түгел: июль уртасында да эссе көннәргә өметләнмәгез, Татарстанда һава температурасы 20 градус җылылыктан артмаячак, диләр....

Ә менә дымлы һава торышы, яңгырлар исә гөмбәләргә үсү өчен менә дигән. Күптән түгел бер хезмәттәшебез җиде литрлы чиләккә җыелган җирән гөмбәләрне фотога төшереп эшкә алып килгән иде. "Кайдан таптыгыз бу кадәр гөмбәне, бигрәк кызыктыра, авыз суларын китерерлек бит," - дип күпме генә сорасак та, урынын әйтергә теләмичә, серле генә елмайды, әмма алып килеп сыйларга вәгъдә бирде. Шулай ук чыршы гөмбәсе җыючылар да бар икән инде. Үрәсбаш авылының урман-посадкаларыннан әлеге гөмбәне алып кайтучылар табигать нигъмәтләренең чип-чиста, кортсыз булуларын сөйләп шаккатырды. Баллы гөмбәләрне дә (опята) читләп узмыйлар икән. Кыздырсаң да, маринадлап куйсаң да әзер аш-су бит. Беркөнне телевидениенең "Яңа гасыр" каналыннан Яр Чаллы базарында сату белән чыккан гөмбәчеләр хакында шактый күләмле сюжет күрсәтелде. Үзебезнең Кукмара базарында да шул хәлдер, дип уйлаган идек, кызганыч, бер генә гөмбә сатучыны да очратмадык. Аның каравы, җиләкчеләр белән рәхәтләнеп сөйләшеп, аларның мул уңыш алу серләренә төшенеп кайттык.

Күпкатлы йортта яшибез, дип кул кушырып утырмый Зәйнуллиннар. Читтәге бакча кишәрлегендә бик күп итеп яшелчә, җиләк-җимеш үстерә һәм базарга алып чыгып сатып акча эшли алар. Әнә бит сәүдә рәтләренә тезеп куелган бакча җиләкләреннән (виктория) дә күз алырлык түгел. Үзләре чиста, үзләре эре. Стаканнардагысы да, чиләкләрдән дә гүя: "Мине ал, мине ал", - дигәндәй, үткән-барган кешене ымсындырып, хуҗалары янына чакырып торалар төсле.

-Үсентеләрнең төрле сортларын сатып алабыз һәм буйдан-буйга сузылган түтәлләргә икешәр рәт итеп, киң һәм тирән чокыр казып, анда черемә салып, агроволокно дип йөртелүче пленка эченә утыртабыз. Болай эшләгәндә җиләкләр дә чиста була, чүп тә үсми, - ди хуҗабикә Роза ханым. - Лаеклы ялга чыккач, бар күңелемне бакчачылык эшенә бирдем. Ягып җылытыла торган ике теплицабыз бар. Анда ел саен кыяр-помидор үстерәм һәм Казан базарына алып барып сатам. Быел яшелчәләремне соң утырттым, шуңа күрә әле яңа өлгереп киләләр. Хәзергә бакча җиләге белән сатуга чыктык. Бернинди химик кушылмалар сибеп үстермибез. Өч елдан өч елга сортын алыштырып торып, вакытында җыеп алганлыктан, җиләкләребез эре, берсе дә бозылмаган. Сатып алучыларга да чын күңелдән тәкъдим итәбез. Җиләк үсентеләрен исә базарга көзгә таба алып чыгарга ниятлибез.

Роза ханымга кызы һәм кияве дә бик теләп булыша.

-Җиләкләрне базарга чыгар алдыннан гына җыябыз. Бер көндә 10-15 килограмм виктория сатыла, - ди кызы Гүзәл. - Бер стаканын - 150 сумнан тәкъдим итәбез. Бер килограммы 300 сум тора.

-Бакча җиләген аеруча оныкларым ярата. Үзебезнең бакчабыз булмаганлыктан, балаларны кайткан саен базардан җиләк сатып алып сыйлыйм, - ди Кукмарада яшәүче Рузия ханым. - Элек-электән бакча җиләгендә С витамины күп, дип әйтәләр иде. Җиләге һәм яфрагы матдәләр алмашын яхшырта, кан басымын нормальләштерә дигәннәрен дә ишеткәнем бар. Кайнатмасы да бик тәмле була бит аның. Сатучы кызларның һәммәсенең дә җиләкләре кып-кызыл, сусыл. Шуның өчен сайланып йөрмим, иң беренче күзем төшкәненә тукталам.

Үзенең чигүле түбәтәй-калфаклары, шәмаилләре белән танылган Лира апа Мөхәммәтшина да бар иде җиләк сатучылар арасында.

-Өем янында өч сутый җирем бар. Анда бәрәңге дә, яшелчәләр дә, җиләк тә утыртам. Җиләкне ел саен базарга сатарга алып чыгам. Алдан заказ биреп өйдән генә дә алып китәләр. Сату гөрләп бара, - ди ул. - Аллага шөкер, ел саен җиләкләрем мул уңыш бирә. Узган ел сатудан 50 мең сумга якын табыш алдым. Кул эшләремне сатудан да кергән акчаны бергә кушып, өр-яңа койма ясатып куйдым. Аяк-куллар сызламаганда, сәламәтлек булганда нинди зур файда, пенсия акчасына өстәмә бит! Иң мөһиме: ялкауланмаска гына кирәк!

Базарда каен җиләге сатучылар да бар. Бер кечкенә стаканы өчен 150 сум сорыйлар. Кыйммәтрәк, билгеле. Әмма, бер сыйланасы да килә шул...

-Быел нишләптер каен җиләге тау битләрендә дә бик акрынлык белән генә кызара. Иртән өч литр җыеп кайткан идем, шуны сатарга алып чыктым. Ике стакан гына калды инде, - дип кыенсынып кына сүзгә кушылды исемен әйтергә теләмәгән ханым.

Берөзлексез яңгыр явып торса да, көне җылы бит. Үзвакыты белән каены да, җир һәм кура җиләкләре дә пешәр. Көтик бераз.

Лира ханым МӨХӘММӘТШИНАДАН файдалы киңәш:

-Бакча җиләгеннән мул уңыш алу өчен аны бик яхшылап тәрбияләргә кирәк. Мин үсентеләрне көздән черемә салып утыртам. Иртә яздан көзгә кадәр үзем ясаган махсус төнәтмә белән ашлыйм. Аны ясау өчен кыш буе ипи калдыкларын җыеп киптерәм. Яз көне 400 литр суга сохариларны салам, чүпрә, кычыткан, суперфосфат өстим һәм барысын бергә болгатам. Бераздан су агара, сөт төсенә керә. Аннары ипиләрен җыеп алып сөзәм дә, 10 литр суга 1 литр исәбеннән әзер төнәтмәне салып, җиләкләргә сибәм. Бер төпкә 2-3 литр шундый су кирәк. Ун көнгә бер ашлыйсың. Җиләкләрне корткычларга каршы марганцовка эремәсе белән дә эшкәртәм, чүпләрен утыйм, әкәм-төкәмнәр ияләнмәсен өчен җиргә салам түшим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев