11 май 2017 яңалыклары
-
Кайбер районнарда кар яуган: халык җәй белән хушлаша
Инстаграммда Татарстан халкы табигать галәмәтләренә шаккатып, бер-бер артлы фото урнаштыра. Бүген иртән Алексеевск районында инде чәчәк аткан тюльпаннар өстенә яуган кар, шулай ук Мамадыш районында да кар явуы турында хәбәр калдырганнар. "Каравыл!", "Җәй буламы быел?", "Кыштан туйдык инде!", - дип социаль челтәрләрдә халык канәгатьсезлеген белдерә. http://intertat.ru
-
Зур Кукмарада “Җиңү язы” дигән бәйрәм концерты гөрләде (фото)
Зур Кукмара мәдәният йортында Бөек Җиңүнең 72 еллыгы уңаеннан "Җиңү язы" дип исемләнгән бәйрәм концерты үтте. Әлеге бәйрәмгә авылыбызның бердәнбер сугыш ветераны Ислам абый чакырылган иде. Концертта "Созвездие- Йолдызлык" лауреатлары, "Сәйлән" бию төркемнәре һәм авылыбызның үзешчәннәре катнашты. Бәйрәм концерты сугыш темасына язылган шигырьләр, җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды, дип...
-
Җырчылар макияжсыз йөзләрен «ачты»: таныйсызмы? (ФОТО)
Без эстраданың иң кыю кызлары-йолдызларын тупладык. Сәхнәдә без аларны һәрвакыт матур образларда, купшы күлмәкләрдә күреп өйрәнгән, ә көнкүрештә алар нинди соң, безнең танылган кызларыбыз? Дилә Нигъмәтуллина иренендә һәм кашында татуаж барлыгын яшермәде. Бу, күрәсең, вакыт экономиясе өчен эшләнгән: озак вакыт бизәнеп утырасы түгел. Иркә бары тик сәхнәгә генә бизәнеп чыга....
-
“Балаларга сугыш турында укыйбыз” акциясенә үрәсбашлылар да кушылды (фото)
Үрәсбаш китапханчәсе Любовь Дмитриева авылның "Чулпан" балалар бакчасына йөрүче малай-кызларга "Сугыш чоры балалары" дигән китап укыды. Соңыннан батыр сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салынды.
-
Җиңү бәйрәме көнне Плаксихада янгын булган
Кукмара янгын-коткару частеннән алынган мәгълүматларга караганда, 9 майда, сәгать 00.13тә "ГЛОНАСС+112" системасы аша Плаксиха авылындагы шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгу хакында хәбәр алына. Нәтиҗәдә 80 квадрат метр мәйданда ике катлы, кирпеч белән тышланган мунча яна. Янгын чыгуның сәбәпләрен ачыклау буенча тикшерү эшләре бара.
-
Кукмарадан Мәксүт Хәбибрахманов: Үзең әзерләгән чәйне бер эчеп карасаң, кибет чәен башка эчәсе килми
Татар кешесенең 90% өлеше чәйдән тора,- дигән шаяру ишеткәнегез бармы? Бу безнең халыкның тәмле итеп чәй эчәргә яратуыннан килә. Элек-электән татар халкы чәйне төрле шифалы үләннәрдән, җиләк-җимештән әзерләп эчкән. Шуңа күрә дә кем-кем, ә инде татар чәйнең белгече санала, аны тәмен белеп, сөт белән, каты итеп ясап эчәргә ярата. Эх,...
-
Кукмара 3нче мәктәбендә “Татар егете” бәйгесе узды (фото)
Мәктәбебездә үткәрелгән татар теле һәм әдәбияты атналыгы төрле чараларга бай булды. Атна дәвамында татар теле укытучылары тарафыннан укучылар белән берлектә берсеннән-берсе матур, бай эчтәлекле конкурслар, бәйгеләр үткәрелде. Шуларның берсе - "Татар егете" бәйгесе. Аны үткәрү мәктәбебездә традициягә әверелеп бара. Бәйгедә 5, 6, 7нче сыйныф егетләре көч сынашты. Алар үзләренең уңган,...
-
Кукмара 4нче мәктәбе укытучысы Альбина Якупова – җәмгыять өчен хәзинә
Заман уку-укыту эшчәнлегенең барлык тармакларына үзгәрешләр кертә. Мәгариф өлкәсендәге җитди үзгәрешләр, укыту программаларын, төрле эш алымнарын сайлап алу мөмкинлеге, фәннәрне тирәнтен өйрәнү балаларның табигый сәләтен үстерүгә юл ачты. Шуны истә тотарга кирәк: бүген без укучыларның сәләт, омтылышларын үстерергә ярдәм иткәндә генә, алар мөстәкыйль яши, тормышта үрләр яулый ала. Аеруча сәләтле...
-
Аз балалы гаиләләрне "сөендермәкчеләр": салым түләтеп
Демография, миграция һәм төбәк үсеше институты директоры Юрий Крупнов, күпбалалыларга ярдәм итү йөзеннән, Путинга аз балалы гаиләләрдән салым түләтергә кирәк дигән тәкъдим ясаган. "Известия" газетасы шулай дип яза. Крупнов сүзләренчә, бу ысул күпбалалы гаиләләрнең статусын үзгәртергә һәм күтәрергә мөмкинлек бирә имеш. Салымның нинди күләмдә булачагы һәм Путин нәрсә дип җавап...
-
Вахит авылында “Җиңү бәйрәме” күтәренке рухта узды (фото)
Вахит авылында "Җиңү көне" бәйрәменә багышланган чара узды. Вахитов исемендәге хуҗалыкка керүче Вахит, Янил, Село Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында "Вахит Сабан туе" видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып...
-
Кукмарада “Иминлек атнасы” бара
Районда юл фаҗигаләрен кисәтү, бәхетсезлек очракларының санын киметүгә юнәлдерелгән "Иминлек атнасы" бара. "Гомерне сакла!#Тизлекне кимет" кампаниясе юлларда акрынрак йөрүгә, иминлекне тәэмин итүгә басым ясый. Шунлыктан юлларда тиешле тизлекне сакламаучыларга таләпләр аеруча катгый булачак. ЮХИДИ хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, аларның әти-әниләре, мәктәп укучылары белән дә очрашып, кисәтү әңгәмәләре үткәрәләр. Инспекторлар җәяүлеләргә...
-
Тат.Тулбада Җиңү бәйрәме ничек узган? (фотолар)
Хәтердән уела күп нәрсә, Онытыла иң гүзәл яз, кышлар. Онытылмый үзенең иңендә Ил данын күтәргән язмышлар. Җиңү көне! Халкыбыз быел 72нче Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте.Сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар безнең күңелләрдә озак яшәр. Исән-сау булган ветераннар, тылда үз...
-
Игътибар: “Хезмәт даны” газетасына язылу бәясе төшә!
Хөрмәтле газета укучылар! 11 майдан 21 майга кадәр газета-журналларга язылу декадасы игълан ителә. Ункөнлек дәвамында матбугат чараларына, шул исәптән "Хезмәт даны" газетасына быелның икенче яртыеллыгы өчен ташламалы бәядән язылырга мөмкин. Хәзер район газетасына 6 айга язылу бәясе 648 сум булса, декада чорында ул 596 сум 34 тиен булачак.