Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Вахит авылында “Җиңү бәйрәме” күтәренке рухта узды (фото)

Вахит авылында "Җиңү көне" бәйрәменә багышланган чара узды. Вахитов исемендәге хуҗалыкка керүче Вахит, Янил, Село Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында "Вахит Сабан туе" видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып...

Вахит авылында "Җиңү көне" бәйрәменә багышланган чара узды. Вахитов исемендәге хуҗалыкка керүче Вахит, Янил, Село Чура, Лельвиж, Тырыш, Сәрдекбаш авыл җирлекләрендә яшәүче ветераннарыбыз хөрмәтенә җәйге сәхнәдә Вахит башлангыч мәктәбе көче белән әзерләнгән митинг, мәдәният йортында "Вахит Сабан туе" видеоязмасын күрстәтү чаралары, ветераннарга әзерләнгән өстәл артында авыл җирлекләренең җырчылары, биючеләре, алып баручылары катнашында зур концерт үткәрелде. Барлык ветераннарны бәйрәм белән котлап, аларга иң изге, кайнар теләкләрен Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары җиткерде. Бәйрәмдә ветераннар бер-берсе белән аралашып, җырлашып, концертта катнашучыларны кайнар алкышларга күмделәр, әлеге бәйрәмне оештырган җитәкчеләргә, мәдәният хезмәткәрләренә, артистларга рәхмәтләрен җиткерделәр.

Барлык ветераннарны зур бәйрәмнәре белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Алдагы тормышларында исәнлек-саулык, матур, бәхетле тормыш, кайгы-хәсрәтсез көннәр, озын гомерләр телибез!

Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Автор һәм Зилә Корбанова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk