Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Тат.Тулбада Җиңү бәйрәме ничек узган? (фотолар)

Хәтердән уела күп нәрсә, Онытыла иң гүзәл яз, кышлар. Онытылмый үзенең иңендә Ил данын күтәргән язмышлар. Җиңү көне! Халкыбыз быел 72нче Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте.Сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар безнең күңелләрдә озак яшәр. Исән-сау булган ветераннар, тылда үз...

Хәтердән уела күп нәрсә,

Онытыла иң гүзәл яз, кышлар.

Онытылмый үзенең иңендә

Ил данын күтәргән язмышлар.

Җиңү көне! Халкыбыз быел 72нче Җиңү бәйрәмен билгеләп үтте.Сугыш кырында ятып калганнар, сугыштан соң алган яралардан вафат булганнар, олы яшькә җитеп гүр иясе булган ветераннар безнең күңелләрдә озак яшәр. Исән-сау булган ветераннар, тылда үз көчләрен аямыйча тырышкан авылдашларыбыз алдында без баш иябез!!!

Матурлыгы өчен бу көннәрнең

Кемнәр генә корбан булмаган!

Исемнәрен тарих безгә үзе

Саклап килә ерак еллардан!

Туган ил хакына,

Туган җир хакына

Авылдашлар башын салдылар.

Безнең гомер өчен алар

Мәңгегә чит илдә калдылар!

Озын гомер, тыныч көннәр насыйп булсын барыбызга да!

Гөлнара Хәсәнова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев