11 май 2016 яңалыклары
-
Файдалы очрашу
Мәктәбебездә Фоат абый Галимуллин исемендәге төбәкара нәфис сүз бәйгесе узды. Кичәдә бер төркем язучылар белән бергә якташыбызның үзе дә катнашуы икеләтә сөенеч булды. Төбәгебездә туып-үскән якташларыбызның исемнәрен, аларның кылган эш-гамәлләрен балаларның күңеленә җиткерү юнәлешендә зур эш алып барабыз. Фоат абый - безнең аеруча көтеп алынган, кадерле кунагыбыз. Очрашулар вакытында ул...
-
Иртәгә Татарстанда боз яварга мөмкин
Татарстанда һава торышы кискен бозыла, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсе. 12 май көннең икенче яртысында һәм кич, 13 май төнендә Татарстан территориясендә актив фронталь бүлекләр узачак. Урыны белән яшен, боз яву һәм көчле яңгырлар көтелә. Җил көчәйгәндә секундына 15-20, урыны белән 24 метрга кадәр җитәргә...
-
Табигать кочагында
Әле менә "Хезмәт даны"ның 21 мартында чыккан санын алып, Голҗафар Миннеханованың "И куян, куркак куян..." дигән язмасын укыгач, үземнең дә бер хәлгә очраганым искә төште. Мин үзем җәй көннәрендә су буйларына барып, балык тотып утырырга яратам. Кичтән китеп, икенче көнне генә кайтам. Шулай берсендә "Бөр" елгасына бардым. Караңгы төшкәч, машинага...
-
Вахит клубында Рәзил Гыйльфановны армиягә озату кичәсе узды (фото)
Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, эшчән егете, Рифат һәм Миңсылу Гыйльфановларның уртанчы уллары Рәзилне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Рәзил Кукмара аграр көллиятендә белем алды, ул - ярдәмчел, юмарт, тәртипле егет. Кичәдә аның әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, бергә укыган сыйныфташлары катнашты. Һәммәсе дә Рәзилгә хәерле юллар теләп, изге теләкләрен...
-
Асылъярның кызы туды
6 май көнне эстраданың талантлы җырчысы Асылъяр 3 яшьлек улы Әмиргә сеңелкәш алып кайткан. Ул 7 майда өченче тапкыр әни булган Лилия Муллагалиева белән бер үк бала тудыру йортында - Республика клиника хастаханәсенең перинаталь үзәгендә ята. Җырчы кызлар күрешеп тә алганнар. Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да...
-
12-22 майда газетага язылу декадасы узачак
Хөрмәтле абунәчеләребез! 12-22 май көннәрендә газетага язылу декадасы үткәрелә. Аның кысаларында газета-журналларга ташламалы бәяләр игълан ителә. "Хезмәт даны" газетасының подписка бәясе дә арзаная, аңа 2016 елның икенче яртыеллыгы өчен 534 сум 60 тиеннән язылу мөмкин булачак (ә хәзер язылу бәясе 594 сум). Вакыт тиз уза, 10 көн эчендә район газетасына...
-
Чәчелгән гектарлар арта
Язгы кыр эшләренең иң кызган мәле. Чәчелгән басу-кырларның мәйданнары арта бара. Әлегә орлыклар җир куенына иңдерелә генә, озак та үтмәс, кап-кара булып җәйрәп яткан басуларда беренче шытымнар баш калкытыр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына төгәл максатлар куеп, шушы берничә көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамларга тырышалар. Әмма язгы һава торышына...
-
Йөрәк ярасы (шигырь)
Үсмерлектән кайчан гына чыккан, Хәзер үзе бала анасы/ Чигәсендә ак чәчләре аның, Тирән аның йөрәк ярасы. Көннәр саный, айлар саный - Тынгы тапмый газиз җанына. Көн дә утырып хатын яза/ Яуга киткән сөйгән ярына. Авырлыклар гүя онытылган, Барлык уе аның хакында, Бер сорауга җавап эзли сыман Көн дә язган шушы...