Асылъяр шәхси тормышы турында ачылып сөйләргә яратмый, шулай да Intertat.ru хәбәрчесе белән аралашудан баш тартмады. Баланың да, Асылъярның да хәлләре яхшы. Җырчы әйтүенчә, сабыйга нинди исем кушачаклары әлегә билгеле түгел, вариантлар берничә. "Иң мөһиме - балаларыбыз исән-сау булсын, игелекле булып үссен", - диде Асылъяр.
Асылъярны чын күңелдән кызы тууы белән тәбриклибез, гаилә бәхете, ныклы сәламәтлек телибез!
Нет комментариев