Табигать кочагында
Әле менә "Хезмәт даны"ның 21 мартында чыккан санын алып, Голҗафар Миннеханованың "И куян, куркак куян..." дигән язмасын укыгач, үземнең дә бер хәлгә очраганым искә төште. Мин үзем җәй көннәрендә су буйларына барып, балык тотып утырырга яратам. Кичтән китеп, икенче көнне генә кайтам. Шулай берсендә "Бөр" елгасына бардым. Караңгы төшкәч, машинага...
Әле менә "Хезмәт даны"ның 21 мартында чыккан санын алып, Голҗафар Миннеханованың "И куян, куркак куян..." дигән язмасын укыгач, үземнең дә бер хәлгә очраганым искә төште.
Мин үзем җәй көннәрендә су буйларына барып, балык тотып утырырга яратам. Кичтән китеп, икенче көнне генә кайтам. Шулай берсендә "Бөр" елгасына бардым. Караңгы төшкәч, машинага кереп, бер-ике сәгать ял итеп йоклап алдым. Иртә белән, таң ата башлагач торып, тагын кармак салып утыра башладым. Ай-һай, күңелле дә соң су буйларында. Матур итеп кызарып кояш чыгып килә, кошлар сайрый, бакалар бакылдый, аларның да нинди тавышлары гына юк. Шулай тыныч кына утырганда, өске яктан миңа таба нәрсәдер агып төшә бит. Килеп җитә башлагач таныдым - су кондызы икән. Мин кымшанмыйча гына утырам. Ул минем калкавыч янына килеп җитте дә туктады. Карап тора, үзе зур, матур, төлке хәтле булыр. Аның койрыкларын күрсәң, ишкәк шикелле. Шулай карап-карап торды да, чумып, су астына кереп югалды. Алар бик күбәйде хәзер, елгаларда да, буаларда да бар. Суга юан-юан агачларны аударалар. Шул агач туйралары белән тукланалар, тешләре белән агачларны шул хәтле матур итеп юналар, исең китәрлек. Күңел биреп карап торсаң, күктә нинди генә кошлар очмый, җир өстендә нинди генә җәнлекләр, бөҗәкләр йөрми, суда нинди генә балыклар юк, күңелле, матур да соң инде бу табигать дигәннәре...
Мурат, Кукмара
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев