Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Вахит клубында Рәзил Гыйльфановны армиягә озату кичәсе узды (фото)

Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, эшчән егете, Рифат һәм Миңсылу Гыйльфановларның уртанчы уллары Рәзилне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Рәзил Кукмара аграр көллиятендә белем алды, ул - ярдәмчел, юмарт, тәртипле егет. Кичәдә аның әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, бергә укыган сыйныфташлары катнашты. Һәммәсе дә Рәзилгә хәерле юллар теләп, изге теләкләрен...

Вахит мәдәният йортында авылыбызның тырыш, акыллы, эшчән егете, Рифат һәм Миңсылу Гыйльфановларның уртанчы уллары Рәзилне армия сафларына озату кичәсе үткәрелде. Рәзил Кукмара аграр көллиятендә белем алды, ул - ярдәмчел, юмарт, тәртипле егет. Кичәдә аның әти-әнисе, туганнары, дуслары, авылдашлары, бергә укыган сыйныфташлары катнашты. Һәммәсе дә Рәзилгә хәерле юллар теләп, изге теләкләрен җиткерделәр. Кичәдә үзләренең матур җырларын Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студентлары Нияз Кәримуллин, Инсаф Габидуллин, Арча педагогия көллияте студенты Рәмзил Галиуллиннар, гармунчы Фирдүс Сибгатуллиннар җиткерде. Кичә төрле кызыклы уеннар, җыр-моң белән үрелеп барды.

Авыл җирлеге, Вахитов исемендәге хуҗалык, мәдәният йорты коллективы исеменнән Рәзилгә истәлек бүләкләре тапшырылды.

Барлык авылдашлар исеменнән дустыбыз Рәзилгә зур уңышлар телибез. Аңа исән-сау хезмәт итеп, туган якларга әйләнеп кайтырга язсын.

Нияз КӘРИМУЛЛИН, Казан дәүләт мәдәният институты студенты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев