Чәчелгән гектарлар арта
Язгы кыр эшләренең иң кызган мәле. Чәчелгән басу-кырларның мәйданнары арта бара. Әлегә орлыклар җир куенына иңдерелә генә, озак та үтмәс, кап-кара булып җәйрәп яткан басуларда беренче шытымнар баш калкытыр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына төгәл максатлар куеп, шушы берничә көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамларга тырышалар. Әмма язгы һава торышына...
Язгы кыр эшләренең иң кызган мәле. Чәчелгән басу-кырларның мәйданнары арта бара. Әлегә орлыклар җир куенына иңдерелә генә, озак та үтмәс, кап-кара булып җәйрәп яткан басуларда беренче шытымнар баш калкытыр. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре үз алларына төгәл максатлар куеп, шушы берничә көн эчендә төп чәчү эшләрен тәмамларга тырышалар. Әмма язгы һава торышына алдан "заказ" биреп куеп булмый шул. Әнә, тукайлылар да безне, бу арада яңгырлар явып, эшне бераз тоткарлады дип каршы алдылар. Һәр эшнең үз вакыты, ә кыр эшләре иртәгә калдырганны яратмый. Шуңа күрә тукайлыларның да ник борчылганнарын аңлап була.
Авыл халкы кояш белән бергә йокыдан уянырга күнеккән инде ул. "Тукай"да да кырчыларның эш көне иртәнге сәгать биштә - техникага ягулык салудан башланып китә, диделәр. Иртә таңнан башланган хезмәт кичке сәгать тугыз-уннарга кадәр туктамый.
-Язгы кыр эшләрен тугыз тырма агрегаты башлап җибәргән иде, бүгенге көндә кырда бишесе калды. Сазлыклы җирләр соң җитешү сәбәпле, әлеге эш бераз тоткарлана. Дүрт культиватор чәчүлек җир әзерли. Дүрт гади чәчкеч, ике "Моррис" чәчү комплексы көнгә норма ярым эш башкаралар. Алар артыннан дүрт каток йөри. Көзге культураларны да чүп үләннәренә каршы эшкәртә башладык, - диде "Тукай" агрофирмасының баш агрономы Радик Кәшәфетдинов.- Безнең барлыгы 7660 гектар чәчүлек җирләре бар. Шуның 1790 гектарында сабан культуралары игеләчәк, 200 гектарында рапс, 300 гектарында орлыкка, 950 гектарында силоска кукуруз, ә 1550 гектар җирдә берьеллык үләннәр үстереләчәк.
Радик үзе Аш-Буҗи авылы егете. Берәр ел тирәсе "Дружба"да эшләгәннән соң, бирегә килгәненә дә өч ел вакыт үтеп киткән. "Тукай"ның мәйданы да бик зур бит: өч бүлекчәсендә бишәр авылдан гына да унбишкә җыела, ә җирләрен әйтәсе дә юк. "Быел өченче чәчүдә катнашам. Һәр басуны белеп, өйрәнеп беттем инде. Әлеге хуҗалыкта эшләүчеләр белән дә килешеп, бер-беребезне аңлап, тыныч кына эшлибез", - диде ул.
"Тукай"ның 1530 гектар җирен көзге культуралар алып тора икән. Уҗымнарның кышланышыннан да канәгать булуын белдерде агроном.
Биредә чәчүлек материал белән дә проблемалар юк диделәр. Яңа орлык партияләре дә сатып алганнар.
-Супер элиталы 70 тонна "Дерби" сортлы солы, 10 тонна "Тимерхан" сортлы арпа, 30 тонна бодай кайтарттык. Планыбыз шундый: быел әлеге культуралардан югары уңыш алып, киләсе елга барлык чәчүлек җиренә җитәрлек сыйфатлы орлык булдыру, - диде агрофирманың башкаручы директоры Раил Галимуллин. -Орлыклар исә кырга "Гигант" һәм "Тукай" бүлекчәләре складларында агуланып чыгарыла.
Тукайлылар язгы кыр эшләренә яхшылап әзерләнгәннәр, техникаларының да караулы булуы күзгә ташлана. Әмма проблемалар да бар. "Эшнең күләменә, җирнең мәйданына карата безнең техника җитми. Алдагы елларда әлеге хәлне уңай якка үзгәртәсе, машина-трактор паркын тулыландырасы иде", - дигән планнар белән яшиләр алар. Әле быел да бер ... тырма агрегаты сатып ала алганнар.
Ягулык-майлау материаллары җитәрлек, кадрлар белән дә кытлык юк, механизаторлар, чәчүчеләр - барысы да тәҗрибәле, тәртипле, ел саен чәчү кампаниясенә катнашучы кешеләр, диделәр.
- Быел басуда эшләү үзе бер рәхәт: үткән ел көздән яхшылап сукаланганга күрә җирләр бик әйбәт. БДН белән эшкәртү түгел инде. Һава торышы уңай килеп, чәчүне сыйфатлы итеп башкарып чыгарга язсын, - дип, сүзне кыска тотып, эшкә кереште игенчеләр.
Кырчыларга көнгә ике тапкыр җылы аш китерелә икән. Хезмәт хакы көнгә 1000-1200 сум тирәсе чыга һәм аннан тыш та акчалата кызыксындыру чаралары каралган. "Биш норма үтәгән өчен бер мең сум, тагын биш норма эш башкарса, ике мең сум өстәлә. Гомумән алганда, алты мең сумга кадәр премия алу мөмкинлеге бар. Тагын шундый яңалык керттек: экономист өч көннән өч көнгә кырга чыгып, хезмәкәрләргә күпме эшләгәннәре, ягулык тотканнары һәм башкалар турында мәгълүмат җиткерә. Бу механизаторларга күпме акча эшләгәннәрен, шул ук вакытта җитешсезлекләрне ачыкларга да ярдәм итә", - диде башкаручы директор.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев