10 август 2017 яңалыклары
-
Бу кеше Татарстанда 25 кеше гомерен саклап, зур фаҗига булдырмый калган (видео)
Арча АТПсында "ПАЗ" йөртүчесе булып эшләүче Илгиз Сафинның 8 июль иртәсе гадәттәгечә башлана. Автобусына 25 кеше утыртып, ул эшчеләрне "Винербергер" кирпеч заводына иттергә чыга. Ләкин "Казан-Малмыж" юлында автобус каршына зур тизлектә фура очып чыга... Уйларга да куркыныч: маңгайга-маңгай бәрелешеп, бу күптонналы машина автобусны да, анда утыручы 25 кешене дә урында...
-
Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецепты
Җырчы Илсөя Бәдретдиновадан коймак рецептын тәкъдим итәбез.
-
Иң алдынгы игенчеләр Рөстәм Миңнеханов грантына ия булачак
Республиканың иң яхшы 200 комбайн экипажына 100 әр мең сум күләмендә премия бирелү күздә тотыла.
-
Район мәгариф идарәсе методисты Зилия Галиева күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде.
-
Чәчәктәй гомерләр: 17 яшьлек кызның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән
6нчы зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллыда Мәләкәс елгасыннан 17 яшьлек кызның суга баткан гәүдәсен табып алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» билгеләп үтүенчә, суга баткан кыз турындагы хәбәр Тукай районы һәм Яр...
-
Кукмаралылар игътибарына
Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы 2 августтан 31 августка кадәр "2017-2020 елларга крестьян (фермер) хуҗалыклары базасында гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" һәм "2017-2020 елларга башлангыч фермерларга ярдәм күрсәтү" программалары буенча өстәмә конкурс игълан итте.
-
Уйнап, җырлап үсәбез (фото)
Пычак авылы клубында "Уйнап, җырлап үсәбез" дигән кичә булып узды.
-
Кукмаралыларны бүген ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары Юрий Ставниченко кабул итәчәк
Бүген 15.00-16.00 сәгатьләрдә район ЮХИДИ бинасында (адресы: Кукмара шәһәре, Ленин урамы, 163"А" йорт) район халкын Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе начальнигы урынбасары, полиция полковнигы Юрий Ставниченко кабул итәчәк.
-
Кукмараның яшь йолдызлары Кырымда ял итә
Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Улыбка" вокаль ансамбленә йөрүчеләр һәм Зур Кукмара авылыннан җырчы кыз Илзирә Зарипова, җитәкчеләре - Татарстанның атказаннан мәдәният хезмәткәрләре, укытучы Лилия Нурмиева белән берлектә, бүгенге көндә Кырым лагеренда ял итә.
-
Түбән Өскебашта халык җыены узды
Түбән Өскебаш авылының Пилорама урамында яшәүчеләр редакциягә хат юллаганнар иде. Анда 1992 елда ук барлыкка килгән урамга бүгенгәчә су кертелмәве, юлга бер йөк тә ком-таш салынмавы бәян ителгән. Газетабыз журналисты биш кеше имза куелган шикаять эзеннән урынга барып, аларның үзләре белән дә очрашып, фикерләре белән танышып кайтты. Хат уңаеннан җирлектә...