Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чәчәктәй гомерләр: 17 яшьлек кызның гомере фаҗигале рәвештә өзелгән

6нчы зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллыда Мәләкәс елгасыннан 17 яшьлек кызның суга баткан гәүдәсен табып алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. «Татар-информ» билгеләп үтүенчә, суга баткан кыз турындагы хәбәр Тукай районы һәм Яр...

6нчы зона эзләү-коткару төркеме һәм Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре Яр Чаллыда Мәләкәс елгасыннан 17 яшьлек кызның суга баткан гәүдәсен табып алган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татар-информ» билгеләп үтүенчә, суга баткан кыз турындагы хәбәр Тукай районы һәм Яр Чаллының 112 бердәм ашыгыч хезмәт номерына кичә 15.08 сәгатьтә килеп ирешә. Пляж коткаручысы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәренә кызның рөхсәт ителмәгән урында коенганын әйткән.

6 нчы зона эзләү-коткару төркеме хезмәткәрләре 250 квадрат метр су төбен тикшергән һәм 3-4 метр тирәнлектә, елгадан 50 метр ераклыкта кызның гәүдәсен тапкан.

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев