Район мәгариф идарәсе методисты Зилия Галиева күкрәк билгесе белән бүләкләнде
Хәбәрләр

Район мәгариф идарәсе методисты Зилия Галиева күкрәк билгесе белән бүләкләнде

Мөслимдә узучы август конференциясенең милли мәгарифкә багышланган секция утырышында республиканың Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстанның алдынгы укытучыларын бүләкләде.

Район мәгариф идарәсе методисты Зилия Галиевага милли мәгариф өлкәсендәге уңышлары, күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе тапшырылды.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев