Кукмараның яшь йолдызлары Кырымда ял итә
Хәбәрләр

Кукмараның яшь йолдызлары Кырымда ял итә

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең "Улыбка" вокаль ансамбленә йөрүчеләр һәм Зур Кукмара авылыннан җырчы кыз Илзирә Зарипова, җитәкчеләре - Татарстанның атказаннан мәдәният хезмәткәрләре, укытучы Лилия Нурмиева белән берлектә, бүгенге көндә Кырым лагеренда ял итә.

Бу - "Йолдызлык" ("Созвездие") республикакүләм эстрада сәнгате фестивалендә беренче урыннарны яуланган өчен аларга бүләк. Яшь талантларыбыз ял итү белән бергә биредә концерт программаларында да катнашалар.

«Кукмор Татарстан» МАКС каналына язылыгыз


Нет комментариев