Уйнап, җырлап үсәбез (фото)
Пычак авылы клубында "Уйнап, җырлап үсәбез" дигән кичә булып узды.
Балалар белән "Шалкан " һәм башка әкиятләр сәхнәләштерелде. Кичә шаян мәзәкләр, матур биюләр, кызыклы уеннар белән үрелеп барды. Бәйрәмнән соң һәркем чәй табыны артында тәм-томнар белән сыйланды. Балалар шатланып, күңелләре күтәрелеп таралыштылар, дип хәбәр итте китапханәче Фирдәүсә Галимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев