10 апрель 2016 яңалыклары
-
Ипотекалы кеше зәкят түләми
Бирсәң - савап, бирмәсәң гөнаһы юк. Сәдака бу. Сәдака-бүләкнең мәҗбүрие дә бар. Ансын зәкят диләр. Гәрчә аларның икесе дә хәйриячелекне аңлата. Ни кызганыч, милләттәшләребезнең күбесе зәкятнең мәҗбүрилеген белеп бетерми әле. Берничә көн элек башкалабызның "Галиев" мәчетендә менә шундый рухтагы сөйләшү булды. Татарстан Диния нәзарәте әһелләре, дин галимнәре, матбугат җыелышы җыеп,...
-
“Хезмәт даны”на язылырга онытмагыз
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Быелның икенче яртыеллыгына газета-журналларга язылу бара. "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газеталарына ярты елга язылу бәясе - 594 сум.
-
Әгәр белгән булсам...
Лилия һәм Ирек Зариповлар уллары белән булган фаҗигадән соң баштарак хәтта зур кибетләргә барырга да куркып торган. Әмма иң авыр көннәрне артта калдырып, алар хәзер Кәмалны сәламәтләндерү өчен бар көчен куя. "2015 елның 21 декабрендә булды бу күңелсез хәл. Без гаиләбез белән Казанның бер сәүдә үзәгенә бардык. Балаларга кирәк-ярак алырга...
-
Табиблык аның яшәү рәвеше
... Әтисе Мөхәррәмнең бертуган апасы - Мәгъмүрә сугышларны иңләп, бик күп солдатларны үлемнән алып калып, исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Яу кырында медицина хезмәткәре була ул. Аннан соң да озак еллар Кукмара икенче урта мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли. Апасының батырлыгы рухландырганмы, әллә әти-әнисенең үтенечен тыңлапмы, Зур Сәрдек авылы егете...
-
Физик затлар, шәхси эшмәкәрләр игътибарына!
10нчы районара салым хезмәте исегезгә төшерә: үткән елгы чор өчен физик затларның керемнәренә салым (3-НДФЛ) буенча декларацияне 30 апрельгә кадәр тапшыру кирәк. Декларациядә: -милек сатудан (3 елдан ким вакыт шәхси милек булып торган очракта), -фатир, бүлмә, башка милекне арендага биреп торудан, -репетитор хезмәтеннән, -лотерея уенында һәм тотализаторда отудан, -бүләк алудан...
-
Апрель үзгәрешләре: пенсия, юл бәясе, ЕГАИС һәм башкалар
Апрель ае яңалыкларга-үзгәрешләргә бай булачак. Иң сөенечле хәбәр өлкән яшьтәгеләр өчен - бу айдан пенсияләр индексацияләнә. Ә менә "тимер ат" хуҗалары, киресенчә, хафага төште. Бензинга акциз бәяләре арту, һичшиксез, ягулыкның кыйммәтләнүенә китерәчәк. Җәяүлеләр сафын тулыландыру шулай ук отышлы булмаячак. Казанда җәмәгать транспортында йөрү дә кесәгә шактый суга башлый. Шулай ук...
-
Кукмарада районкүләм шигырьләр конкурсы узачак
Халкыбызның сөекле шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган районкүләм шигырьләр конкурсы үткәрелә. Конкурста 5-8 һәм 9-11 сыйныфларда укучылар үзләренең татар яки рус телендә иҗат иткән шигырьләре белән катнаша ала. Иҗат эшләрен 16 апрельгә кадәр мәктәптән тыш эшләр үзәгенә китерергә (адресы: Кукмара...
-
Райондашларыбыз Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр
Күпьеллык фидакарь хезмәтләре һәм районның социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлешләре өчен шәхси эшмәкәр, район эшмәкәрләренең коммерцияле булмаган партнерлыгы җитәкчесе Юнысов Рамазан Касыймхан улы һәм Каенсар авыл җирлеге башлыгы Мифтахов Илфат Әрхәметдин улы Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.