Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Табиблык аның яшәү рәвеше

... Әтисе Мөхәррәмнең бертуган апасы - Мәгъмүрә сугышларны иңләп, бик күп солдатларны үлемнән алып калып, исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Яу кырында медицина хезмәткәре була ул. Аннан соң да озак еллар Кукмара икенче урта мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли. Апасының батырлыгы рухландырганмы, әллә әти-әнисенең үтенечен тыңлапмы, Зур Сәрдек авылы егете...

... Әтисе Мөхәррәмнең бертуган апасы - Мәгъмүрә сугышларны иңләп, бик күп солдатларны үлемнән алып калып, исән-имин туган ягына әйләнеп кайта. Яу кырында медицина хезмәткәре була ул. Аннан соң да озак еллар Кукмара икенче урта мәктәбендә шәфкать туташы булып эшли. Апасының батырлыгы рухландырганмы, әллә әти-әнисенең үтенечен тыңлапмы, Зур Сәрдек авылы егете Раиф Мортазин тормышын сәламәтлек саклау өлкәсе белән бәйләргә теләп, 1976 елда Казан дәүләт медицина институтына укырга керә.

Кулына табиб дипломы алып, туган якларына кайтканга да инде 33 ел вакыт узган. Үткәннәргә борылып карагач, тормыш юллары чатында: "Кайсы якны сайларга икән?" дип уйланган 17 яшьлек егет чагы күз алдына килеп баса аның. Шул көннәргә кайтып булса, ике дә уйламыйча, янә табиб булырга карар кылыр иде. Чөнки ул - аның табигый сәләте, омтылышы, күңеле тартылуы.

Яшь белгеч Раиф Мөхәррәм улын Кукмара дәваханәсенең ул чактагы баш табибы Николай Николаев кочак җәеп каршы ала һәм: "Табиб таба алмыйм, бер генә ел эшлә инде", - дип, аңа Лубян дәваханәсендә эш тәкъдим итә. 1983 елның август ае була бу. Авылга килгән баш табиб гаиләсен ул чакта Лубянда теш табибы булып эшләүче Тәлгать Каюмов үзләренә сыендыра. Озакламый авылда буш өй дә табыла. Тик, бер ел гына эшлә инде, дигәннәре биш елга сузыла.

- Мин Лубянга килеп урнашканда, ул никтер район дәваханәсе дип атала, 33 кеше эшли иде, ә табиб штаты бер генә. Авыл җирлегендә 3500 кеше яши, дәваханәдә 35 койка-урын исәпләнелә. Машина, ат, трактор бар. 26 мич утын ягып җылытыла. Суны әйтмим дә инде, хатын-кызлар коедан чиләк-көянтә белән ташыйлар иде, - дип, хатирәләргә бирелде Раиф абый. - Март аеннан октябрьгә кадәр, һәр шимбә саен өмә ясап, хезмәткәрләр белән кышлык утын әзерлибез. Дәваханә ишегалдына елан формасында әрдәнәләп 1000 кубометр утын өелә иде. 1986-87 елларда дәваханәнең хәзерге корпусы төзелә башлады, искесенә суүткәргеч сузу да кул хезмәтен күпкә җиңеләйтте. Ул чорда без Саба урман хуҗалыгына карый идек, җитәкчесе Нургали абый Миңнехановның ярдәмен күп күрдек. Дәваханәне "Яңа тормыш" хуҗалыгы шефлыкка алган иде, аның канаты астында яшәдек: ит, сөт, атка печән, фураж барысы да хуҗалыктан китерелде. Тыгыз элемтәдә эшләдек, аларның ярдәменнән башка дәваханәнең яшәешен күзаллап та булмады. Хуҗалык җитәкчесе, шушы көннәрдә генә мәрхүм булган Рәфыйк абый Рәүфовка нинди сорау белән генә мөрәҗәгать итсәк дә, каршы килми иде. Лубян бит инде ул аерым бер дөнья кебек, язгы ташу чорында үзәк белән элемтә өзелә, юллар юк. Шул чакта Чарлы авыл советы рәисе Исмәгыйль абый Баһаманов алдан ук Лубянга чыгып, ит-сөтне алып килеп бирсеннәр өчен халык белән килешү төзи иде.

Лубянда үткән еллар Раиф абыйның гомер сандыгында аерым бер урын алып, зур тәҗрибә мәктәбе булып тора. Чөнки көн-төн кешеләр сәламәтлеге сагында торудан тыш, бетмәс-төкәнмәс оештыру эшләре дә бар бит әле. Хирург та, хатын-кызлар табибы да (барлыгы 40тан артык сабыйның кендек "бабае" ул. - авт), тәннәрне генә түгел, җәрәхәтле күңелләрне дә тиешле сүзләр табып юатучы да була ул. Сөйләүләре буенча, авылда дәрәҗәсе шулкадәр югары була ки, очрашканда авылның өлкән-өлкән ир-атлары баш иеп исәнләшәләр аның белән.

Әле Кукмарага кайтып, терапевт булып эшли башлагач та, үзәк дәваханәгә килгән лубянлылар унбиш еллап гел аңа "эләгергә" тырышалар. Хәер, хәтерлим әле, ул эшләгән 70нче кабинет каршында һәрдаим кеше, чират була торган иде. Чир-сырхауларны Раиф Мөхәррәм улы тәҗрибәсе, ныклы белеме белән генә түгел, җылы карашы, игътибарлы булуы, урыны белән әйтелгән уен-көлкеле сүзе белән дә җиңәргә булышты. Медицинаның кайсы тармагын гына алсаң да: йогышлы авырулар, "Ашыгыч ярдәм" бүлекләреме, неврология, терапия, кардиологияме - һәркайсында Раиф абый бар күңелен, йөрәген биреп кукмаралыларны дәвалады. Юкка гына 15 ел дәвамында бик җаваплы вазыйфа - клиника-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары булып хезмәт куймый ул. Дөрестән дә, бу урында һәр өлкәне биш бармагыдай белү сорала. Югары категорияле табиб, мактаулы донор исемнәре, Россия, Татарстан сәламәтлек саклау Министрлыкларының Мактау грамоталары, Татарстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты да - хезмәтенә зур бәя.

...60 яшь бусагасында торганда үтелгән юллар, саклап калынган гомерләр, хезмәттәшләренең хөрмәте, пациентларының ихлас күңелдән әйтелгән рәхмәт сүзләре тагын бер кат күңелендә ярала. Яшәвенең төп мәгънәсе дә игелек кылуда шул аның.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев