10 март 2017 яңалыклары
-
Кукмарада ир-ат бер ханымның сумкасын талап алган
Әлеге хәл бүген, 10 мартта, көндезге сәгать икеләр тирәсендә була. -Поселокның район эчке эшләр бүлеге янындагы тимер юл күпере астыннан чыгып, киез итек-киез комбинатына таба менгәндә, гаражлар янында, бер ир кеше дәваханәдән кайтып килүче хатын-кызның сумкасын тартып ала. Ханым карышса да, ир кеше көчлерәк булып чыга -сумканы ала да йөгерә....
-
Кукмарада чегәннәр бер әбинең акчасын урлаганнар
7 мартта, көндезге сәгать унберләр тирәсендә, Кукмараның Нур Баян урамындагы күпкатлы йортларның берсенең фатирыннан акча урлап чыгалар. -Хәл болайрак була. 1938 елгы өлкән ханым аштан кайта һәм фатир ишеген бикләмәгән килеш кенә ял итәргә ята. Тиздән кызы кайтып җитәргә тиеш янәсе. Әмма ул уянып күзен ачса, фатирда таныш түгел, чегәнгә...
-
Иртәгә “Олимп”та “АвтоХАН” призына хоккей турниры узачак
11 мартта "Олимп" боз сараенда "АвтоХАН" призына (абыйлы-энеле Зәки, Ханнан, Гафур, Ирек Шаһабетдиновлар билгеләгән бүләкләргә) ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча VI хәйрия турниры үткәрелә. Башлана 9.00 сәгатьтә. Рәхим итегез!
-
"Аллаһ хакы өчен, балаларымны үтермәгез!" – таксист эндәшмәде (БУЛГАН ХӘЛ)
Сәлимә 3 баласы белән иреннән тол калды. Хәләленнән калган байлык, берникадәр вакытка җан асрарга җитсә дә, тора-бара тиз бетте. Балалары кечкенә булу сәбәпле, яшь хатын эшкә чыга алмый. Кайда барырга, кемнән ярдәм сорарга? Менә өченче көн инде балалар да, үзе дә ачлы-туклы йокларга ята. Газизләрен, күрәләтә торып ачтан үтереп булмый...
-
"Строймаркет" кибетенә рәхим итегез! (фото)
Кукмарада төзелеш материалы кибетләре бихисап, әмма аларның барысы да поселок үзәгендә түгел. Кайберләренә, үз транспортың булмаса, барып җитеп тә булмый. Ә базарның өске ягына урнашкан "Строймаркет" кибетенә, бистә үзәгендә булганга, башка сәүдә нокталарына килгәч тә кереп чыгарга була. Өй өчен кирәкле товарларның бер урында туплануы да, башка сату нокталарына караганда...
-
Вахит авылында “Егетләр солянкасы” гөрләде (фотолар)
"Егетләр солянкасы!" -30 катнашучы, 300дән артык тамашачы, 3,5 сәгатьлек грандиоз шоу-тамаша! 8 март бәйрәме уңаеннан Вахит авылы мәдәният йортында әлеге авылның иң талантлы,тырыш ир-егетләре катнашында күптән көтелгән "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасы узды. "Егетләр солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Бу бәйрәмдә ир-егетләр кызыклы концерт оештыра. Бу елны алар...
-
Сак булыгыз: дөм сукыр калдырырга мөмкин глаукома (табиб киңәшләре)
Татарстанда глаукомадан интегүче 28 мең кеше исәпләнә, һәм аларның саны елдан-ел арта бара, дип хәбәр итте республиканың баш офтальмологы Айдар Әмиров. Дөм сукыр калдырырга мөмкин бик җитди авыруларның берсе булса да, табиблар нигәдер аңа вакытында игътибар итмәвенә борчыла. Кисәтеп булмый Бу атнада бөтен дөньяда глаукомага каршы көрәш көне билгеләп үтелде....
-
Райондашларыбызны котлыйбыз
Казанда үткән фермерларның XVII съездында Өлге авылыннан Бариев Дамир Гаптелхәбир улы һәм Аш-Буҗи авылыннан Сафин Илфат Илһам улы Татарстан Республикасы фермерлар Ассоциациясенең Рәхмәт хатына һәм исемле сәгатькә ия булдылар.
-
Райондашыбызга медаль тапшырылды
Казанда үткән фермерларның XVII съездында Зур Сәрдек авылыннан Хисмәтуллин Хәмзә Мәлик улы "Россиянең атказанган фермеры" медале белән бүләкләнде.
-
Әбиләр, су дип белеп, ике банка шартлаткыч сыекчаны селкеткән һәм...
Бервакыт республиканың Эчке эшләр министрлыгы белгечләре Казанның Батыршин урамында шартлау булган җиргә килә. "Бүлмәгә керсәк, ике олы яшьтәге ханым һәлак булган. Берсенең кулы изелгән, икенчесенең башына зыян килгән. Аптырашта калдык. Пенсионер карчыкларга шартлаткыч кайдан килгән, дип аптырыйбыз. Баксаң, аларның танышлары заводта эшли һәм аннан 2 банка шартлаткыч сыекча алып кайткан...
-
Иртәгә Кукмарада "Кыш озату" бәйрәме узачак
11 мартта поселокның Җиңү паркы каршындагы мәйданда "Кыш озату" бәйрәме үткәрелә. Программада: авыл хуҗалыгы ярминкәсе (сәгать 8.00), спорт уеннары, концерт, сыерчык оялары конкурсы. Башлана 10.00 сәгатьтә.
-
Кукмара кызы Башкортостанда узган “Ана теле” бәйгесендә өченче урынны алды (фото)
1-3 нчы март көннәрендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университеты көрәш мәйданына әверелде. Монда IX Бөтенрәссәй студентларның "Ана теле-2017" педагогик осталык бәйгесе уздырылды. Быелгы ярыш татар мәгърифәтчесе, язучы Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилеена һәм БГПУның 50 еллыгына багышланган иде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм...
-
Наркомания - афәт ул
Зур Кукмара авылы мәдәният йортында Бөтендөнья наркоманиягә каршы көрәш көне уңаеннан, укучылар белән "Наркомания - афәт ул" дигән темага фикер алышынды, укучыларга "авыру"ның асылы, килеп чыгу hәм таралу сәбәпләре турында аңлатылды. Газета -журналларда чыккан материаллар тәкъдим ителде. Тәмәке, хәмер, бигрәк тә, наркотик - кеше өчен иң куркыныч, зарарлы әйбер булуы...