Вахит авылында “Егетләр солянкасы” гөрләде (фотолар)
"Егетләр солянкасы!" -30 катнашучы, 300дән артык тамашачы, 3,5 сәгатьлек грандиоз шоу-тамаша! 8 март бәйрәме уңаеннан Вахит авылы мәдәният йортында әлеге авылның иң талантлы,тырыш ир-егетләре катнашында күптән көтелгән "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасы узды. "Егетләр солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Бу бәйрәмдә ир-егетләр кызыклы концерт оештыра. Бу елны алар...
"Егетләр солянкасы!" -30 катнашучы, 300дән артык тамашачы, 3,5 сәгатьлек грандиоз шоу-тамаша!
8 март бәйрәме уңаеннан Вахит авылы мәдәният йортында әлеге авылның иң талантлы,тырыш ир-егетләре катнашында күптән көтелгән "Егетләр солянкасы" шоу-тамашасы узды. "Егетләр солянкасы" - Вахит авылында ел саен үткәрелә торган проект. Бу бәйрәмдә ир-егетләр кызыклы концерт оештыра. Бу елны алар 9нчы сезон концертын бүләк итте.
Сәгать кичке 18:30. Вахит халкы, кунаклар, күрше авылларда яшәүчеләр һәммәсе концертка ашыга. Инде бу вакытта мәдәният йортында урын калмаган иде. Шулай инде, ел саен зурлап оештырылган концерт-тамашаны бар халыкның да карыйсы килә. Аларның тамашаларын карарга 300(!)дән артык тамашачы жыелды.
Грандиоз шоу-тамашада нинди генә концерт номерлары юк иде!? Моңлы җырлар, дәртле биюләр, кызыклы скетчлар, мәзәкләр, "Вахитов исемендәге"хуҗалыкта төшерелгэн күңелле видеоязма һәм башкалар. Катнашучылар саны да быел 30(!)га житте. Алар арасында хуҗалык, мәдәният, сәүдә йорты хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, пенсионерлар, укытучылар бар иде. Тамашачы катнашучыларга кайнар, көчле алкышларын буләк итте. Бу бәйрәм концертында һәркем рәхәтләнеп ял итте, көлде, күңел ачты.
"Егетләр солянкасы" концертының алып баручысы алыштыргысыз Рөстәм Гарифуллин юктан да кызык табып, шаярып, тамашачыны сөендерде.
Концерт ахырында әлеге проектның авторы, Вахит мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Шамил Шәфигуллин барлык катнашучыларга, тамашачыларга зур рәхмәтләрен җиткерде.
Халык таралырга ашыкмады. 3,5(!) сәгатьлек тамаша тәмамлангач та,алар тагын чыгышларыбызны көтәргә әзер иде. Мәдәният йорты залында: "Бик яхшы концерт","кунелле булды", "искиткеч тамаша", - дигән сүзләр яңгырады.
"Егетләр солянкасы"концерты югары дәрәҗәдә үтте. Безне яратып, чыгышларыбызны кайнар алкышлаулары өчен, бу концертта үз көчен куйган барлык катнашучыларга рәхмәтләремне җиткерэм.
"Егетләр солянкасы" 9нчы сезон тамашасы тәмам. Ә алда безне икенче елга 10нчы юбилей сезоны көтә.
Әлеге концерттан фоторепортаж тәкъдим итәбез.
Нияз Кәримуллин, Казан дәүләт мәдәният институты студенты. Зилә Корбанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев