Кукмара кызы Башкортостанда узган “Ана теле” бәйгесендә өченче урынны алды (фото)
1-3 нчы март көннәрендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университеты көрәш мәйданына әверелде. Монда IX Бөтенрәссәй студентларның "Ана теле-2017" педагогик осталык бәйгесе уздырылды. Быелгы ярыш татар мәгърифәтчесе, язучы Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилеена һәм БГПУның 50 еллыгына багышланган иде. Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм...
1-3 нчы март көннәрендә Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университеты көрәш мәйданына әверелде. Монда IX Бөтенрәссәй студентларның "Ана теле-2017" педагогик осталык бәйгесе уздырылды. Быелгы ярыш татар мәгърифәтчесе, язучы Галимҗан Ибраһимовның 130 еллык юбилеена һәм БГПУның 50 еллыгына багышланган иде.
Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оештырган бу бәйгедә Башкортстанның татар бүлекләре булган югары уку йортларыннан тыш, Казан, Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән килгән яшьләр дә көч сынашты. Бәйгенең төп максаты - татар теле һәм әдәбияты укытучы булырга теләүче студентларны барлау, араларыннан иң-иңнәрен сайлап алу һәм киләчәккә юл ачу. Бәйге берничә өлештән тора. Беренче баскычта, студентлар бәйгедә катнашырга лаек булуларын дәлиллиләр, икенче баскыч- читтән торып сайлап алу туры.
Конкурска сайлап алынган иң көчле 10 талип Уфаның 84нче, 65нче санлы татар гимназияләрендә дәрес бирде. Иң төп шарт - талипларның укытучылык сәләтен күрсәтә алуы. Моңардан тыш алар башка иҗади осталыкларын да расларга тиеш: моңлы җырлау, оста бию, сәнгатьле итеп шигырьләр һәм чәчмә әсәрләрдән өзекләрне сөйләүгә дә дикъкать ителә. Әлеге бәйгедә, күп уйлаганнан соң Кукмарам турында сөйләргә булдым. Районыбыздан чыккан данлы шәхесләребез белән таныштырдым. Зур Кукмара мәктәбендә хәзерге вакытта практика үтәм һәм шушы мәктәптәге балалар белән эшләү процессы миңа бик ошый. Инде көч туплап, укытучылардан алган тәҗрибә белән мин шушы бәйгедә катнашырга булдым. Бәйгедә катнашучыларның осталыгына Башкортстан дәүләт университеты һәм Башкортстан дәүләт педагогия университеты мөгаллимнәреннән торган абруйлы жюри бәя бирде.
Педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы Илшат Насипов талипларның әзерлек дәрәҗәсен югары бәяли. "Ана теле" ярышмасына башлангычны 9 ел элек шушы бүлекнең мөгаллимәсе, доцент Раушания Гәрәева салган иде. Аның сүзләренчә, мавыктыргыч конкурс хәзер Татарстанда да нык танылды һәм анда катнашырга теләүчеләр бихисап. Шулардан иң көчлеләре генә сайлап алына. Конкурста катнашучыларны бәяләү тәртибе элекке еллардагыча калган.
Башкортстанда узган "Ана теле" бәйгесендә 3нче дәрәҗәле дипломга лаек булуым белән мин бик бәхетле. Жюри һәр конкурсантның көчле ягын күрергә тырышты. Җиңүчеләргә дипломнар, конкурсның махсус билге-сыннары һәм истәлекле бүләкләре тапшырылды. Ә инде кичәне талипларның моңлы җырлары һәм дәртле биюләре бизәде.
Алинә БӘДРЕТДИНОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев