9 июль 2017 яңалыклары
-
"Өч ай буе зарплата көтәм" - Фирзәр Мортазин Салават Фәтхетдинов хезмәт хакын түләми дип зарлана
Салават Фәтхетдинов социаль челтәрдәге аккаунтына композитор Фирзәр Мортазинның ролигын урнаштырган. Композитор, шаян формада, елаган кыяфәт чыгарып, Салаваттан зарлана һәм тамашачыларны концертка чакыра. "Август аен бик көтәм. Өч ай акчасыз утырабыз. Хәшәрәт Салават үзе дә эшләми, безгә дә юк. Август аен бик көтәм, сагындым сезне... - ди һәм "елап җибәрә" ул....
-
Поезд яшь егетне бәрдергән
Үлем белән тәмамланган фаҗига Черниковкадагы "Спорт"станциясе тирәсендә була. (Казан, 9 июль, "Татар-информ"). Уфаның Черниковка янындагы станциясендә бер егет поезд астына эләккән, яшь кеше урында ук җан бирә, дип хәбәр итә ufa1.ru. Фаҗига 7 июль көнне "Спорт"станциясе тирәсендә була. Шаһитлар сүзләренчә, егет юлны чыкканда колакчадан (наушник) музыка тыңлап бара. Шунлыктан, якынлашучы...
-
Ак төстәге киемдәге сары таплардан ничек котылырга?
Ак төстәге кием киеп йөргәндә тирләүдән сары таплар барлыкка килә. Бу тапларны түбәндәге катнашма белән бетерергә була. Бер чәй кашыгы савыт-саба юу өчен куллана торган сыеклык, дүрт аш кашыгы водород перекисы, ике аш кашыгы чәй содасы салып ясалган эремәне тапка сөртергә, кием щеткасы белән бераз ышкып алырга, 1-2 сәгатькә калдырырга....
-
Ишетми-белми калмагыз! Кукмара Сабан туе кичектерелде
Бәйрәм 16 июльдә Киндеркүл авылы янындагы аланлыкта үткәреләчәк ПРОГРАММАДА: -балалар көрәше (10.00 сәгатьтә); -ГТО нормаларын тапшыру (10.00 сәгатьтә) -театральләштерелгән тамаша, бүләкләүләр (11.00 сәгатьтә); -олы яшьтәге ирләр, өлкәннәр һәм үсмерләр арасында төрле үлчәү авырлыкларында милли көрәш; -гер күтәрү: үсмерләр, ирләр, хатын-кызлар; -3 үлчәү авырлыгында кул көрәштерү: ирләр һәм хатын-кызлар, үсмерләр һәм...
-
Балык котлеты (рецепт)
Балык котлеты рецептын тәкъдим итәбез. Котлет өчен: 700 г бәрәңге 600 г тәрәч яки минтай филесы 2-3 йомырка 1 суган 2 аш кашыгы он 1/2 бал калагы чәй содасы тоз,борыч Балык филесен суган белән бергә иттарткыч аша чыгарырга. Чи бәрәңгене вак угычтан уарга һәм согын сыгарга. Балык һәм бәрәңгене бергә...
-
Мәрхәмәтлерәк булыйкчы, кешеләр (сорау-җавап)
Мәрхүм булган туганнарны, белгәннәрне, авылдашларны, чордашларны зиярәт кылып кайтыйм әле дип, Өркеш авылы зиратына юл тоттым. Зират чиста, каралган, ләкин шундый бер күренешкә юлыктым: бер ерак туганыбызның (ятим үскән, рус милләтеннән, кызы шушы авылда яши) каберенә пычрак такта терәтеп куйганнар. Беребез дә гөнаһсыз түгел, төрле ялгышлары да булгандыр... Ләкин ул...
-
Сәрдекбаш авылы егете Сәйдәш Мифтаховны Мәскәү көтә
Фоторәсемнән елмаеп карап торучы, быел Сәрдекбаш мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлаган Сәйдәш Мифтахов укудагы уңышлары өчен Россия һәм Татарстан медальләренә лаек булды.
-
Социаль ярдәм бүлеге хәбәр итә
Күпфатирлы йортта гомуми милеккә капиталь ремонт үткәрү өчен түләнелә торган кертемнәргә карата социаль ярдәм чаралары ташламага хокуклы гражданнарга күрсәтелә: 1 һәм 2 төркем инвалидларга, инвалид балаларга, инвалид балалары булганнарга, техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләргә, Бөек Ватан сугышы һәм сугыш хәрәкәтләре ветераннарына, хезмәт ветераннарына, 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары...
-
Данир Сабиров Лилия Хәйруллинаны тачкада йөрткән
Популяр юморист Данир Сабиров танылган җырчы Лилия Хәйруллинаны Сабантуйда тачкада йөрткән. Балтач районы Смәел авылындагы хәл бу. Яңгырлы булды. Шуңа да күп кенә авылларда Сабантуйда кеше күп булмады. Смәелдә дә бәйрәм кунаклары әз күренә. Аның каравы Данир белән Лилиягә бик күңелле. http://artistlar.ru
-
Йорт җиләгеннән хуш исле кайнатма
2 килограмм йорт җиләгенә (виктория), 1 килограмм шикәр комы, 0,5 стакан су кирәк булачак. Җиләкләрне чистартып, юып, суын саркытабыз. Башка савытка ярты стакан суга 1 килограмм шикәр комы салып, сироп ясыйбыз. 5-7 минут кайнатканнан соң, сиропны җиләкләр өстенә салып, капкач белән каплап куябыз. Суынганчы шулай тотабыз. Бу вакытта җиләкләрнең согы...
-
Хәйләкәр фәрештә
Ике фәрештә адәм сурәтенә кереп, кешеләрне сынап карарга дип чыгып киткәннәр. Бай гына бер йортның ишеген шакып, кунып чыгарга дип рөхсәт сораганнар. Саран һәм кунакчыл булмаган бу гаилә башлыгы аларга салкын базда гына урын булуын әйткән. Фәрештәләр шунда төн кунарга калганнар. Булган кием-салымнан урын җәеп яткач, берсе стенадагы ярыкны күргән...
-
Очты казлар, очты үрдәк, китте бер капчык азык (фотолар)
Күпме тырышсаң да, болай ук туры китереп булмас иде: шәхси эшмәкәр Мансур Рәхимуллинның абунәчеләр арасында үткәргән акциясендә бүләкләр Кукмарада бер тирәдә яшәүчеләргә насыйп булды.