Хәйләкәр фәрештә
Ике фәрештә адәм сурәтенә кереп, кешеләрне сынап карарга дип чыгып киткәннәр. Бай гына бер йортның ишеген шакып, кунып чыгарга дип рөхсәт сораганнар. Саран һәм кунакчыл булмаган бу гаилә башлыгы аларга салкын базда гына урын булуын әйткән. Фәрештәләр шунда төн кунарга калганнар. Булган кием-салымнан урын җәеп яткач, берсе стенадагы ярыкны күргән...
Ике фәрештә адәм сурәтенә кереп, кешеләрне сынап карарга дип чыгып киткәннәр. Бай гына бер йортның ишеген шакып, кунып чыгарга дип рөхсәт сораганнар. Саран һәм кунакчыл булмаган бу гаилә башлыгы аларга салкын базда гына урын булуын әйткән. Фәрештәләр шунда төн кунарга калганнар. Булган кием-салымнан урын җәеп яткач, берсе стенадагы ярыкны күргән дә ямап, сылап куйган. Икенчесе, моны күреп, аптырашка калган һәм ни өчен алай эшләдең, дип сораган. Аңа каршы икенче фәрештә:
- Бар нәрсә дә күзгә күренгәнчә гади түгел, - дип әйткән.
Икенче көнне төн кунарга ярлы гына яшәүче берәүләргә сугылганнар. Хуҗалар җитәр-җитмәс булган ризыклары белән кунакларны да авыз иттергәннәр, йомшак итеп урын җәеп биргәннәр.
Иртән торгач, бу гаиләнең бердәнбер яшәү чыганагы булган сыерларының үлеп ятканын күреп, фәрештә тагын дустына сораулы карашын төбәгән:
- Бу ничек шулай булды соң? Беренче гаилә хәлле булса да, якты йөз күрсәтмәде, өстәвенә, син, ишелеп төшмәсен дип, стенаны да төзәтеп куйдың. Әлеге гаилә ярлы булса да, бар булганы белән бүлеште, берни дә кызганмады, ләкин син, көчеңнән килсә дә, аларны сыерсыз калдырдың?
- Беренче тукталган өйнең нигезендәге ярыктан мин хәзинә барлыгын күрдем. Мәрхәмәтсез кешеләр булганга, бу хәзинәне тапмасыннар дип, стенаны төзәтеп куйдым. Ә бүген төнлә бу хуҗаның хатынын алырга үлем фәрештәсе килгән иде. Мин аны күндереп, сыерны биреп җибәрдем, дигән фәрештә.
Бу дөньяда бар нәрсә дә күзгә күренгәнчә гади генә түгел шул... Һәммәсен дә үзвакытында аңлап бетерә алмыйбыз. Хикмәт шунда: акылыбыз белән аңласак та, йөрәгебез кабул итми. Кемнәрдер безгә бик кадерле булып тоелса да, тормышыбызда бик аз вакыт була. Ә башка берәүнең кирәген тоймасак та, ул янәшә бара, һәм бу кем өчендер мөһим. Ләкин яши-яши генә моның чын асылына төшенәсең...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз
Нет комментариев