8 апрель 2017 яңалыклары
-
Данир Сабировка күз тигән?
Эстраданың юмор остасы, җырчы Данир Сабиров инстаграмдагы аккаунтына фотоларны сирәк куя. Әллә җырчы күз тиюдән куркамы? Башка сәбәбе бармы? Бу хакта Данирның үзеннән сорадык. //Tatar Today// «Мин үзем бик ачык, аралашучан кеше. Тик интернет челтәрендә утырырга вакыт тими. Күбесенчә тормыш иптәшем Миләүшә утыра, мин исә башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәм. Күз...
-
Сагыну хаты
Без - сугыш чоры балалары, ул елларны искә дә төшерәсе килми. 1956 елда җиденче сыйныфны тәмамлауга авыл янындагы заготскотта эшли башладык. Өч кыз идек без. Җәй үтеп, көз җитте, ноябрь аенда абыйларыбызны хәрби хезмәткә озаттык. Шуннан соңгы күңелсез көннәр, өй эчендәге бушлыкны аңлатып бетерерлек түгел иде, кичке уеннарның да яме...
-
Олуяз мәктәбендә кошлар көне узды (фоторепортаж)
-
Кукмарада яшәүче Аразбай Саркулов биш телдә сөйләшә
Кукмара төбәге - төрле милләт вәкилләренең уртак йорты. Татар, рус, удмурт, марилар биредә элек-электән тату булып, ярдәмләшеп, туганлашып гомер кичерәләр. Шөкер, үзара бернинди аңлашылмаучанлыкларның булганы юк. Бу хакта без һәрчак горурланып, сөенеп сөйлибез. Райондашларыбызның киң күңелле булуын читтән килеп урнашкан башка милләт вәкилләре дә тоя. "Кукмараны яратам, ул миңа туган...
-
4 яшьлек малай градусникны кимереп, терекөмеш ашаган
Әнисе баласының тән темпуратурасын үлчәп, беразга гына малайны күзәтүсез калдыра. Шул арада ул градусникны кимереп вата, терекөмешен йота. Тиз арада малайны хастаханәгә алып баралар, рентген ачык рәвештә терекөмеш шарчыклары күрсәтә. Әмма табиблар әти-әнине тынычландыра, терекөмешнең пары аеруча куркыныч, ә шарчыклар организмга зур зыян салмый икән. Бераз вакыттан соң алар табигый...
-
Башым әйләнә, күз алларым караңгылана – бу нәрсәдән? (сорау-җавап)
Укучыбыздан бер сорау килеп иреште. "Миңа 39 яшь. Соңгы вакытта башым әйләнә, күз алларым караңгылана. Бу нәрсәгә бәйле булырга мөмкин? Нинди табибка барырга?" Укучыбыз соравына Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсе 1 нче сырхауханәсендәге 1 нче санлы терапия бүлеге мөдире Гүзәл Сәгыйтова һәм Чаллы шәһәренең 7 нче сырхауханә терапевты Ләйсәния Әгълиева...
-
Игътибар! Район газетасы “Бу Кукмарага килешми” дигән проект игълан итте
Экология һәм иҗтимагый киңлекләр елы кысаларында район газетасы "Бу Кукмарага килешми" дигән проект тәкъдим итте. Анда катнашу өчен районыбыздагы ташландык, чүпле, җыештырылмаган урыннарны фотога төшереп, редакциягә юллавыгыз сорала. Ел төгәлләнгәндә проектка йомгак ясалып, иң актив хәбәрчеләрне бүләкләү көтелә. Фоторәсемнәрне hezmat_dani@mail.ru электрон адресына яки 89655888688 WhatsApp (ватсап) номерына юлларга мөмкин.
-
Бүредән чиләк саклап калды, ди райондашыбыз
Әгәр дә мин көзнең салкын ул көнендә үзем белән капкачлы чиләк алмаган булсам, гомерем шунда юлда өзелер, миңа нәрсә булганын да, кая югалганымны да беркем белмәс иде. Чиләгем - коткаручым, фәрештәм. Үткән гомерне барлап утырганда күз алдыма авыл, аның балачактагы гүзәл табигате, җиләк, гөмбә, чикләвеккә бай урманы, аллы-гөлле чәчәкле болын,...
-
Дәүләт Татарстан бакчачыларына ярдәм итәчәк
Бүгенге көндә Татарстанда барлыгы 376 мең бакчачылык мәйданы бар, алар барлыгы 28 мең гектар җирне алып тора.
-
Күренүен күрендек тә...
Язгы каникулда мәктәп балаларына чираттагы диспансеризацияне үтәргә куштылар. Бу көннәрдә район үзәк дәваханәсендә чын мәгънәсендә мәхшәр иде, дисәң дә була. Кан биргәндә су буе чират, ашамыйча килгән балаларның хәле бетте. Икенче көнне күз, балалар табибларына, хирургка керү өчен дә күпме вакыт үтте. Эштән ике көн сорап китәргә туры килде. Балалар...