8 апрель 2016 яңалыклары
-
Җырчы Гөлназ Асаеваның аягына ни булган? (ФОТО)
Җырчы Гөлназ Асаева бәйләнгән аягын фотога төшереп интернет челтәренә куйган. Гөлназ аягын сындырганмы? Ничек килеп чыккан бу хәл? Бу хакта җырчының үзеннән сорарга булдык. "Башкортстанда Ярмәкәйдә концерттан соң, костюмнар белән чыгып килгәндә, бер баскычны күрмичә, егылып төштем. Нәтиҗәдә уң аягымның сеңерләре тартылды. Аягым авыртса да, концертларда чыгыш ясарга мәҗбүрмен, чөнки...
-
Майсыз кашык авыз ерта
Соңгы арада газета битләрендә узыша-узыша табибларны мактап язган язмалар еш чыга. Имеш, ягымлы итеп караган, җылы сүз әйткән, ә иң мөһиме - дөрес диагноз куйган һәм бер тиен дә акча алмаган. Шаккаткыч! Ничек тансыкка әйләнгән икән бит безгә чын табиб хезмәте?! Чынлыкта, уйлап карасаң, һәрбер табиб үз эшен яхшы белергә,...
-
Ришат Төхвәтуллин: «Нәрсә булса, шул булыр» дип, «Тыңлачы, сандугач»ны җырлады
Шушы көннәрдә "Уникс" концерт залында Ришат Төхвәтуллинның концерты булып узды. Концертта күпсанлы тамашачы аның "Тыңлачы, сандугач" җырын башкаруын сорады. Ришат исә: "Нәрсә булса, шул булыр" дип әлеге җырын башкарды. Чыганак: "Шәһри Казан" газетасы
-
Бүген халыкара чегәннәр көне
8 апрель - Халыкара чегәннәр көне. Әлеге дата 1971 елдан бирле ел саен дөнья буйлап билгеләп үтелә. Халыкара чегәннәр көнен уздыру карары 1971 елның 8 апрелендә Лондонда 30 ил вәкиле җыелган Бөтендөнья чегәннәр конгрессында кабул ителә. Шул вакытта милли символлар: әләм, гимн кабул ителә, чегәннәр үзләрен бердәм ирекле милләт буларак...
-
Мәчет төзүдә катнашып, Аллаһ рәхмәтенә ирешик!
Мөхтәрәм мөселман кардәшләр, якташлар! Кукмара бистәсенең Туеш җирлегендә, зират почмагында урнашкан мәчет барчагызга да мәгълүм. Совет чорында салынып, әлеге гыйбадәтханә озак еллар дәвамында халыкка хезмәт итә: Җомга һәм Гает намазлары гына түгел, көндәлек намазлар да укылып килә, мәчет әһелләре вафат булучыларны соңгы юлга озатуда, Коръән мәҗлесләрен үткәрүдә дә даими катнаша....
-
Трактор астында калып, ике сәгать тимер-томыр арасыннан чыга алмый тилмереп яткан Айнур Шакиров: “Минем хәзер яшисем килә...”
Дүрт яшьлек Әмир белән өч яшьлек Ислам әтиләре янына караватка менеп утырганнар да, кечкенә генә бармаклары белән пластилиннан бик оста итеп динозавр, әкәм-төкәм, аю, жираф сыннары ясыйлар. Барысы да искитмәле матур. Әмма Айнур гына хәзергә аларны кочагына алып, "Булдырасыз, улларым", - дип башларыннан сыйпый, килешмәгән җирләрен төзәтеп куя алмый шул...
-
Район Мәдәният йортында түгәрәк өстәл артында сөйләшү узачак
12 апрельдә район Мәдәният йортында район прокуратурасы инициативасы белән экстремистлык һәм террорчылыкка каршы торуга багышланган түгәрәк өстәл артында сөйләшү булачак. Әлеге чарада Россия ислам институты, Кукмара мөселман мәдрәсәсе, район мөхтәсибәте вәкилләре, Кукмара чиркәве настоятеле, хокук саклау органнары вәкилләренең чыгыш ясаулары көтелә. Белгечләр Ислам диненең Россия һәм Татарстандагы традицион юнәлешләре, үзләренең...
-
Тегү фабрикасы Кукмара аграр көллияте белән хезмәттәшлек итә
Кукмара тегү фабрикасы җитәкчелеге, фабрика өчен яхшы белгечләр әзерләү ниятеннән "Кукмара аграр көллияте" белән хезмәттәшлек итә, уку процессына төрле яклап ярдәм күрсәтә. Укучылар беренче курста ук экскурсия барышында фабриканың җитештерү мөмкинлекләре белән таныштылар, алга таба уку һәм хезмәт практикасын бәйләп үткәрү күздә тотыла. Фабрика җитәкчелеге киләчәктә чыгарылыш укучыларына эш урыннары...
-
Балалар иминлеге - уртак бурыч
Балалар катнашында килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү максатында республикада "Игътибар - балалар!" акциясе узды. Район юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясенең пропаганда бүлеге инспекторы Ранил Гыйниятуллин сүзләренә караганда, акция кысаларында инспекторлар мәктәпләрдә, балалар бакчаларында юл йөрү кагыйдәләренә багышланган төрле чараларда катнашканнар, әңгәмәләр алып барганнар. -Районда быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында...